Районыбызның беренче сыйныф укучылары «Россия бөркетчекләре» сафына кабул ителде (фото, видео)
Бүген, 10 ноябрьдә Алдынгылар хәрәкәтенең иң яшь тарафдарлары «Россия бөркетчекләре» сафына кабул итү көне. Районыбызда әлеге мөһим вакыйгага беренчеләрдән булып булып Актанышның икенче санлы мәктәбе кушылды.
2023- 2024 нче уку елында Актанышның икенче санлы мәктәбенең беренче сыйныфына 76 тәүге тапкыр белем иленә аяк баскан. Беренче сыйныфтагыларның барысы да хәзер Россия Федерациясендәге "Россия бөркетчекләре" әгъзалары.
«Россия бөркетчекләре» проекты 2021 елда РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов инициативасы белән барлыкка килә. Ул илебезнең актив гражданнарын тәрбияләү буенча башлангыч мәктәптә укучы миллионлаган балалар, укытучыларны һәм ата-аналарны берләштерүче зур масштабтагы бөтенроссия проекты. Өч ел эчендә проект тарихи әһәмияткә ия миссиясе Бөтенроссия дәрәҗәсенә кадәр күтәрелде.
Барлык укучылар да сыйныф җитәкчеләре белән бәйрәмчә киенеп мәктәпнең мәҗлесләр залына узды. Тантананың алып баручысы Алисә Сибгатуллина укучыларның игътибарын "Россия бөркетчекләре" хәрәкәте турындагы фильмга юнәлтте. Менә алар безнең илебезнең киләчәге булган бөркеткәйләр- актив, инициативалы, ярдәмчел, спорт сөючән кызлар-егетләр хәзердән үк илебезнең актив гражданнары булырга әзерләнә.
Өч сыйныф укучылары да сыйныф җитәкчеләре Миләүшә Сәлахова, Зинаида Нәбиева, Сирена Нәбиева белән "Россия бөркетчекләре" сафына кабул ителергә ныклап әзерләнгәннәр. Һәр атнаның пәнҗешәмбесендә сыйныф сәгатендә әлеге берлек турында белемнәр туплаганнар. Бердәмлек, дуслык, бер-береңә хөрмәт турында сөйләшүләр уздырылган. Бүгенге тантанага аларның алдан өйрәнгән Туган илебез, Ватаныбыз турындагы матур, дәртле җырлары, шигырьләре аеруча ямьләде. Соңыннан һәр сыйныф сәхнәгә күтәрелеп Россия бөркеткәйләре исеменә тап төшермәскә ант бирделәр. Аңа кадәр укытучылары аларның күкрәкләренә түштамгалар беркетте, исемле рюкзаклар бүләк итте.
"Россия бөркетчекләре"ндә тәрбияләнгән балалар урта һәм югары сыйныфларда Алдынгылар хәрәкәтен тулыландырачак. Беренче бөркеткәйләрне котларга килгән районның "Алдынгылар хәрәкәте" лидеры Айгиз Мәгъдәнов та килгән иде. Айгиз Хәлил улы укучыларга бүгенге кебек күзләрендә ут чәчеп тора торган активистлар булып калырга чакырды.
- Өлкәннәрне хөрмәт итәрбез, кечеләргә үрнәк булырбыз, табигатьне сакларбыз, дусларыбыз күп булыр, укуда да, хезмәттә дә алдынгы булырбыз дип ант бирдегез. Антыгызга тугры калыгыз,- диде ул.
Мәктәп директоры Илназ Шәрипов та бу тәбрикләүләргә кушылды, беренчеләрне бәйрәм белән котлап тәртип бозмыйча, укытучыларны, әти-әниләрне тыңлап үзара дус-тату булырга кирәклеген исләренә төшерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев