Районыбызның «Форпост» оешмасы технология техникумы студентлары белән «Сәламәтлек сессиясе» оештырды
«Сәламәтлек сессиясе» Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Иҗади яшьләре академиясе тәкъдиме белән узды.
"Форпост" оешмасы җитәкчесе Тәнзилә Гыйниятова район яшьләре өчен күптөрле кызыклы чаралар оештыруда башлап йөри. "Яшьлек" яшьләр үзәгендә узган «Сәламәтлек сессиясе» проекты студентларны үз эченә бөтереп алды.
Квест һәм спорт фестивале яшьләрдә җитезлек, тиз фикерләү сыйфатларын уятып җибәрде. Чара башында тыныч кына утырганнар да ахырга таба проект эшендә актив катнашты.
Квест барышында "Спорт неткворкингы", "Квизит", "Татарстан спорты", "Драг-минем дустым түгел" станциясе тукталышларында төрле биремнәр үтәделәр. Спорт фестивале "Бию батллы", "Слабо?", "Үз тәнеңне той!" кебек өч челленджны үз эченә алган иде.
"Чара бик кызыклы узды, студентлар проектта катнашудан канәгать калды", ди Тәнзилә Гыйниятова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев