Актаныш

Актаныш районы

16+
Татарстан Яшьләре

Велосипедмы, әллә алкогольме? Сайлау — синең кулда

«Яшьлек» мәйданында «Велосипедмы, әллә алкогольме? Сайлау — синең кулда» дип исемләнгән урам акциясе узды. Әлеге интерактив чара актив яшьләрне берләштереп, сәламәт яшәү рәвешенең кызыклы һәм һәркем өчен мөмкин булуын күрсәтте.

«Яшьлек» мәйданында «Велосипедмы, әллә алкогольме? Сайлау — синең кулда» дип исемләнгән урам акциясе узды. Әлеге интерактив чара актив яшьләрне берләштереп, сәламәт яшәү рәвешенең кызыклы һәм һәркем өчен мөмкин булуын күрсәтте.

Акциянең шигаре — «Ике юл — бер сайлау. Дөресен сайла!». Оештыручыларның төп максаты — яшьләр арасында алкогольгә тискәре караш формалаштыру һәм велосипедны активлык, сәламәтлек символы буларак популярлаштыру.

Гадәти лекцияләр урынына интерактив мәйданчыклар эшләде: катнашучылар үзләренең җитезлеген сынады, велоэстафеталарда һәм викториналарда катнашты, шулай ук начар гадәтләрнең зыяны турында файдалы мәгълүмат алды.

Чараны МБУ «Форпост», «Яшьлек» яшьләр үзәге, «Алдынгылар хәрәкәте» һәм Актаныш районының «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе бүлекчәсе оештырды.

Акция якты, динамик рухта узды һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауның мавыктыргыч та, нәтиҗәле дә булуын тагын бер кат раслады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев