Волонтерлык мәктәптән башлана: «ФОРПОСТ» белгечләре Күҗәкә һәм Иске Кормаш мәктәбе укучылары белән очрашты
«ФОРПОСТ» үзәге хезмәткәрләре Күҗәкә һәм Иске Кормаш мәктәпләре укучылары белән мәгълүмати очрашулар оештырды. Чаралар яшьләр арасында ирекле эшчәнлекне популярлаштыруга юнәлдерелгән иде.
«ФОРПОСТ» үзәге хезмәткәрләре волонтерлыкның асылы, максатлары һәм бурычлары турында сөйләделәр. Укучыларны «Добро.ру» Бөтенроссия платформасының мөмкинлекләре белән таныштырдылар. Барлык теләүчеләргә платформада теркәлергә ярдәм иттеләр. Волонтерның рәсми статусы өстенлекләрен – волонтерлар китабына ия булу, волонтерлык стажын исәпкә алу, федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге зур чараларда катнашу, яңа күнекмәләр һәм компетенцияләргә ия булу турында аңлаттылар.
Чаралар балаларда зур кызыксыну уятты һәм аларны иҗтимагый-файдалы эшчәнлеккә катнашуга этәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев