Хәрби хезмәткә чакырылучылар көнендә: Быелгы көздә Актанышның 50 егете солдат киеме киячәк
Бүген Актанышта ил алдындагы изге бурычын- Ватаныбыз тынычлыгын сакларга китәчәк егетләр хөрмәтенә «Хәрби хезмәткә чакырылучы» бәйрәме узды.
Актаныш районында көзге чакырылыш барышында 50 егетебез солдат киеме киячәк. Хәзерге вакытта повестка алган райондашларыбыз хәрби комиссариатта медицина тикшеренүе уза.
Бүген булачак солдатлар хөрмәтенә «Яшьлек» яшьләр үзәгендә "Хәрби хезмәткә чакырылучы" бәйрәме узды.
Актаныш кадет мәктәбенең барабанчылар ансамбленең чыгышы бәйрәмдә катнашучыларны беренче аккордлардан ук патриотик рухка көйләде.
Мәктәп укучылары, техникум студентлары һәм бәйрәмнең төп сәбәпчеләре- Ватаныбызны сакларга китәчәк егетләр хәрби тормыш белән яшәүче кадетларны алкышларга күмде.
Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараеның катнаш, ир-егетләр вокаль ансамбльләре, җырчыларыбыз туган илебез, туган җиребезгә багышланган иң матур җырларын булачак солдатларга багышладылар.
Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов армия хезмәтен узган солдат кына түгел, ә Әфганстанда яу кырында туган илебез чикләрен саклаган хәрби буларак яшьләр белән горурлануын белдерде:
Без солдатка киткәндә, армиягә алмасалар авылга ничек кайтырбыз дип курка идек. Ә хәзер фикерләр үзгәрде. Шуңа да карамастан, Россия эчендәге тынычлыкны сакларга кыю төстә карар кабул иткәнсез. Бернидән дә куркасы түгел, чын ир-егетләр булып, Ватан азатлыгы өчен соңгы тамчы канынача көрәшкән ата-бабаларыбызның рухына тап төшермичә матур итеп хезмәт итеп кайтыгыз. Райондашларыбыз Әфган сугышында, Чечняда, хәзер Украинада бирешмәделәр, геройлыклар кылдылар. Кайда булсагыз да баш имәгез, үзегезнең Актаныштан, Татарстанннан икәнлегегезне, татар булуыгызны онытмагыз.
Ленар Рафак улы егетләргә истәлек бүләкләрен тапшырды.
Актаныш районы хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов армия сафларына сау-сәламәт дип табылган егетләрнең генә алынуын әйтте.
18 яшьтән 30 яшькәчә булган егетләр бары тик Россия территориясендә генә хәрби хезмәт уза, хәрби һөнәр үзләштерә. Шунысы да мөһим- армиягә алынучыларның берсе дә Украинага җибәрелмәячәк. ДОСААФ белән берлектә хәрби комиссариат «С» категорияле таныклык алу өчен машина йөртү курсларында укыту оештыра.
Быел гына сәләтле балалар өчен гуманитар гимназияне тәмамлаган Яңа Әлем егете Арсен Фатыйхов солдат шинелен кияргә яшьтән үк кызыккан.
Арсеннның әтисе дә, бабасы да вакытында армиядә хезмәт иткәннәр. Аларның солдат тормышы турындагы истәлекләре малайда кечкенәдән үк әтисе һәм бабасы белән горурлык хисләре уяткан.
Армиягә үз теләгем белән барам. Туган илем алдындагы изге бурычымны үтәргә телим. Үзеңне яхшы яктан гына күрсәтергә, сынатмаска кирәк,- ди Арсен.
Авылда тырышып эшләп, физик яктан чыныгып, көч туплаган райондашларыбыз кайда да югалып калмаслар, Актаныштагы авылдашларны, әти-әниләрне, туганнарны сөендереп хәрби командирларыннан рәхмәт хатлары килеп торыр әле.
Напомним, в России 2024 год официально объявлен Годом семьи по указу Президента России Владимира Путина. Решение принято, чтобы популяризировать политику в сфере защиты семьи и сохранить традиционные семейные ценности.
Исегезгә төшерәбез, Россиядә 2024 ел рәсми рәвештә Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә Гаилә елы дип игълан ителде. Карар гаиләне яклау өлкәсендә сәясәтне популярлаштыру һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өчен кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев