Зур уңышлар сезгә, кадерле яшь мөгаллимнәр!
Педагогларның август конференциясендә һөнәри осталык бәйгесендә җиңүчеләр, мәгариф һәм фән өлкәсендә югары шәхси казанышларга ирешүчеләрне, шулай ук быел һөнәри эшчәнлекләрен башлаган яшь укытучыларны хөрмәтләделәр.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының укыту-методик эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Гайфуллина педагог һөнәрен популярлаштырган, һөнәри осталык бәйгеләрендә җиңгән, мәгариф һәм фән өлкәсендә югары шәхси казанышларга ирешкән укытучы, тәрбиячеләрне хөрмәтләде.
«Яшь мөгаллим» күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр:
Гәрәев Зөлфәт Рамил улы — Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәп-интернатының физик культура укытучысы;
Мусина Рузилә Айдар кызы — сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның инглиз теле укытучысы;
Мөхәмәдиева Илина Рөстәм кызы — Яңа Әлем балалар бакчасы тәрбиячесе;
Нуртдинова Резеда Заһир кызы — Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы;
Сәетгәрәева Әлфирә Фоат кызы — Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы;
Солтанова Алинә Илфак кызы- балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы;
Шарифуллина Ангелина Вячеслав кызы — Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы;
Зарипова Лилия Фасил кызы — Актаныш технология техникумы укытучысы;
Яшь педагогларыбызны Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова тәбрикләде.
Әле генә уку йортларын тәмамлап, укытучы эшенә тугры булып, районыбызга кайткан яшь укытучыларыбыз:
Гобәева Айзилә Гавис кызы- Яр Чаллы педагогия көллиятен тәмамлап, Актаныш гомуми үсеш бирүче 7 нче балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә кайта;
Дәүләтшина Инзилә Марсель кызы — Яр Чаллы педагогия көллиятен тәмамлап, Актаныш гомуми үсеш бирүче 7нче балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә кайта;
Исламова Эльвира Дилүс кызы — Минзәлә педагогия көллиятен тәмамлап, Актаныш гомуми үсеш бирүче 5 нче балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә кайта;
Арсланова Фатима Илдар кызы — Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлап, Киров урта гомуми белем бирү мәктәбенә инглиз теле укытучысы булып эшкә кайта;
Сафина Лилия Нияз кызы — Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлап, Актаныш технология техникумына физика укытучысы булып эшкә кайта;
Маснабиева Альбина Радик кызы — Минзәлә педагогия көллиятенең 4 курс студенты, Пучы балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә кайта;
Миннәхмәтова Динара Дамир кызы — Подольский шәһәре Гуманитар- техник коллиятен тәмамлап, Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенә рәсем укытучысы һәм тәрбияче булып эшкә кайта;
Яшь педагогларыбыз, һәркайсыгыз да остаз булачаксыз, моның өчен үз эшегезгә тугры булырга кирәк. Ни дәрәҗәдәге осталыкка ирешүегез бары тик үзегездән тора. Осталык практик тәҗрибә нигезендә формалаша. Балаларга белем һәм тәрбия бирүдә уңышлар телибез! Ак юллар сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев