Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме (муниципаль район башлыгы Ф. М. Камаевның котлавы)

Май ае - табигатьтә яшәрү, тормыш-яшәештә яңару чоры. Яз һәм Хезмәт бәйрәме яңарыш, яхшылыкка өмет һәм ышаныч символы булып тора. Хезмәткә көч-рух уята, яшәү дәртен арттыра. Яхшырак яшәргә омтылабыз. Бу чорда тормышның барлык өлкәләрендә дә кешенең үз-үзе һәм гаиләсе өчен җаваплылыгын арттыруга юнәлдерелгән үзгәрешләр күзәтелә. Хөрмәтле райондашлар! Сезне 1 Май...

Май ае - табигатьтә яшәрү, тормыш-яшәештә яңару чоры. Яз һәм Хезмәт бәйрәме яңарыш, яхшылыкка өмет һәм ышаныч символы булып тора. Хезмәткә көч-рух уята, яшәү дәртен арттыра. Яхшырак яшәргә омтылабыз. Бу чорда тормышның барлык өлкәләрендә дә кешенең үз-үзе һәм гаиләсе өчен җаваплылыгын арттыруга юнәлдерелгән үзгәрешләр күзәтелә.
Хөрмәтле райондашлар!
Сезне 1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм. Җылы яз көннәре барлык райондашларыбыз күңелендә бары тик якты хатирәләр генә уятсын. Якыннарыгыз белән очрашулар шатлыкка күмелсен.
Басу-кырларда үзләрен аямыйча хезмәт куючы игенче-механизаторларыбызга имин хезмәт, фәкать уңышлар юлдаш булсын. Авылларыбыз төзекләнсен, матурлансын. Мәктәпләрдә укулар һәр бала өчен уңышлы төгәлләнсен.
Май бәйрәме көннәрен тыныч күңел белән үткәрик, игелекле гамәлләребез белән башкаларны сөендерик. Бу чорга ниятләгән барлык максатларыгыз тормышка ашсын, бәхетле, сәламәт булыгыз! Барлык гаиләләргә иминлек, ил-көннәребезгә тынычлык, исәнлек-саулык телим. Якыннарыгыз белән ярдәмләшеп, һәр көннең матурлыгын күреп яшәргә язсын.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев