Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КӨН ТЕМАСЫ: Тат.Ямалы да асфальт юллы булды ( +ФОТОЛАР)

"Татавтодор" оешмасы районыбызның күп авылларын асфальтлы итеп, халыкның үзәгенә үткән юлсызлык проблемасыннан арындыра бара. Республиканың махсус программасы зур чыгымнар сорый торган шундый эшләрне районыбызда башкарыргпа мөмкинлек бирә. 2016 ел Татар Ямалы җирлегенә дә юллы булу бәхетен бүләк итте: биредә каты өслекле юл салынды, авыл эчендәге юллар ныгытылды, юл билгеләре урнаштырылды....

"Татавтодор" оешмасы районыбызның күп авылларын асфальтлы итеп, халыкның үзәгенә үткән юлсызлык проблемасыннан арындыра бара. Республиканың махсус программасы зур чыгымнар сорый торган шундый эшләрне районыбызда башкарыргпа мөмкинлек бирә.
2016 ел Татар Ямалы җирлегенә дә юллы булу бәхетен бүләк итте: биредә каты өслекле юл салынды, авыл эчендәге юллар ныгытылды, юл билгеләре урнаштырылды.
26 октябрь көнне 5 км озынлыктагы юл рәсми рәвештә ачылып, файдалануга тапшырылды. Тантанада район башлыгы Фаил Камаев, "Татавтодор" ачык акционерлык җәмгыятенең Минзәлә филиалы директоры Марат Сәмигуллин катнашты.
Бу көнне җирлек халкының юллы булу сөенечен район башлыгы Фаил Камаев, "Татавтодор" ачык акционерлык җәмгыятенең Минзәлә филиалы директоры Марат Сәмигуллин, ГДС оешмасының бүлек җитәкчесе Камил Фәрдиев, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гариповлар уртаклашты.
Татар Ямалы авыл җирлегендә Республика ярдәме белән 78 миллион сумлык эш башкарылды.
Асфальт юл, сыйфатын югалтмыйча, җирлек халкына озак еллар хезмәт итсен иде. Хәерле, хәвеф- хәтәрсез булсын иде яңа юллар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев