Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Татарстанның экология министры – Актанышта (+ФОТОЛАР ҺӘМ ВИДЕО)

27 апрель көнне Актанышка Татарстан Республикасының экология һәм табигать ресурслары министры Фәрид Абдулганиев килде. Ул, 1 апрельдән старт алган традицион санитар-экологик икеайлык кысаларында, районда экологик хәлне яхшыртуга юнәлдерелгән чараларның үтәлеше белән танышты. Министрны район башлыгы Фаил Камаев каршы алды. Фәрид Солтан улы шулай ук Ленин паркында булды. Биредә ул яшьгвардиячеләр...

27 апрель көнне Актанышка Татарстан Республикасының экология һәм табигать ресурслары министры Фәрид Абдулганиев килде. Ул, 1 апрельдән старт алган традицион санитар-экологик икеайлык кысаларында, районда экологик хәлне яхшыртуга юнәлдерелгән чараларның үтәлеше белән танышты. Министрны район башлыгы Фаил Камаев каршы алды.
Фәрид Солтан улы шулай ук Ленин паркында булды.
Биредә ул яшьгвардиячеләр һәм Актанышның беренче мәктәп укучылары белән аралашты. Яшьгвардиячеләр исә, Бөек Җиңүнең 72 еллыгы белән тәбрикләп, районыбыз кунагының күкрәгенә Георгий тасмасы тактылар. Ахырда министр райондашларыбыз белән күмәк фотога төште.
Сүз уңаеннан, билгеләнгән ике ай эчендә республика территориясен халыкның экологик һәм санитар-эпидемиологик иминлеге таләпләренә туры килерлек итеп тәртипкә салу күздә тотыла. Иң беренче чиратта, тиешсез урыннарда хасил булган чүплекләрне ачыклау һәм юкка чыгару буенча чаралар күреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Татарстанның экология министры – Актанышта (+ФОТОЛАР ҺӘМ ВИДЕО)

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев