Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашудан соң сабыйның уйланулары

Кышның бер көнендә балалар бакчасында бик тә үзенчәлекле очрашу–кичә булды. Кадрия ӘДҺӘМОВА. Актаныш.

Кичәгә кадәр дә, балалар тәрбияче апа белән берлектә юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерделәр, юл билгеләрен 
танырга өйрәнделәр, әллә нинди 
катлаулы табышмак-сорауларга да җаваплар таптылар, төрле уеннар уйнадылар. Киләчәк кунакларны әнә шулай барысы да түземсезләнеп, шул ук вакытта зур әзерлек белән көттеләр.
ЮХИДИ хезмәткәрләре белән булды ул эчтәлекле очрашу. Менә шул көннән бирле Раязның ашы-аш түгел, йокысы йокы түгел. Аны  бары тик юл-патруль хезмәткәре булу теләге борчый. Бик тә, бик тә Рафак абыйсы кебек зур инспектор буласы килә аның.  Дуслары шау- гөр килеп уен мәйданчыгында кайнаша: Зәринә белән Румия яңа яуган карда ауный, Әмир белән Винир кардан тау өяләр, Аделина аларга булыша. Ясминә белән Динис чана тартышып йөгерәләр. Бар да хәрәкәттә. Ә Раяз бирелеп- бирелеп, диварга беркетелгән урам рәсемен, андагы юл билгеләрен күзәтә.
Шулчак Раязга: “Сәлам!”– дип, бик тә ягымлы тыныч тавыш эндәште. Тирә-ягын караштырды Раяз, тик берәүдә дә аның кайгысы түгел! 
– Мин бу, тылсымлы Кар бөртеге, мин бүген эреми дә торачакмын. Мин синең зур теләгеңне үтим! 
Раяз күзләрен зууууур итеп ачып, якасына кунган кар бөртегенә бакты. Икенче мизгелдә ул юл-патруль инспекторы буларак юл чатында басып тора иде инде.
Әле ул гынамыни, тылсымлы Кар бөртеге ЮХИДИ хезмәткәре булган Раязга  кайда нинди юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозарга җыенуларын да алдан ук җиткереп барды. 
Үзәк паркка илтә торган юлны ике олы яшьтәге апаның кистереп кенә чыгарга җыенуы билгеле булды.
– Хөрмәтле апалар, сез өлкәннәр инде, аякларыгыз да бик авыртадыр, урап йөрисегез бик килмәсә дә, юлны махсус билгеләнгән урыннан гына чыгарга рөхсәт ителә. Рәхим итеп, “зебра”га таба атлагыз! – Раяз инспектор апаларга юлны күрсәтеп үк бирде.
Шул арада тылсымлы Кар бөртеге чанадагы нәние белән мәш килүче әнинең 3-4 яшьләрдәге икенче улының транспорт юлына чыгып баруын хәбәр итте. Чак өлгерде инспекторыбыз! Юкса, юл һаләкәте була иде бит!
Раяз – полиция хезмәткәре юл хәрәкәтен акрын гына күзәтеп баруын дәвам итте. Аны күреп, җилдәй җитез җилдерүче җиңел машиналар акрынайды, шаярып кына булса да, кар сыннарын ватарга маташучы малайлар төркеме таралды. Сабыен махсус урындыкка утыртып та, иминлек каешын эләктермәүче әти фаш ителде.  Стадион, паркларда булды, аны күреп ихтирам белән сәламләделәр. 
Тылсымлы Кар бөртеге  булмаса, бу кадәр башбаштаклыкларны ул үзе генә күреп бетерә алыр идеме икән? 
Раяз бу көнне юлларда тәртипсезлекләрнең, юл йөрү кагыйдәләре бозуларның гел дә булып торуын, монда  машина йөртүчеләрнең дә, җәяүлеләрнең дә гаепләре булуларын аңлады  һәм юл-патруль хезмәткәрләренең никадәр җаваплы һәм авыр хезмәт башкаруын белде. Арды билгеле. Ярый әле тәрбияче апалары: “Дусларым, уенчыкларны җыябыз да, көндезге аш ашарга керәбез!”, – дип, үз янына  мәйданчыкта уйнап арган балаларны җыйды. Ә аштан соң татлы йокы!!!!  Ару онытылыр! Ә үзенә җәлеп итеп торган урам хәрәкәте, инде ятларга өлгергән юл йөрү кагыйдәләре, төрле формадагы, төрле эчтәлектәге юл билгеләре берүк онытылмасын гына инде!!!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев