Беренче чиратта – иминлек: Актанышның беренче санлы мәктәбендә террорга каршы өйрәнүләр узды
Террорчылык. Нинди куркыныч, тетрәндергеч сүз.
Ул кешедә курку хисе уята, чөнки сугыш, бәла-каза, гаепсез кешеләрнең үлеме белән бәйле. Террорчылыкның кайчан һәм кайда булуын беркем әйтә алмый.
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау максатыннан Актанышның беренче санлы мәктәбендә өйрәнүләр оештырылды. Аның барышында террорчылык акты яный икән, дигән мәгълүмат чыгу белән тиешле хәрәкәтләр башкарылды, мәктәп вахтасыннан сигналлар бирелде һәм махсус оешмаларга(МЧС, дәваханә, полиция, һ.б.) хәбәр ителде. Әйтергә кирәк, мондый профилактик өйрәнүләр әлеге көннәрдә уку елы алдыннан илебезнең барлык уку йортларында гамәлләштерелә. Бу мөһим чара боерык нигезендә, план буенча үтә.
Эвакуация эшләре тиз арада, югары дәрәҗәдәге дөреслек һәм билгеләнгән кагыйдәләргә туры килешле итеп ясалды.
Барлыгы бүгенге көндә 68 кеше эвакуацияләнү узды биредә. Әлбәттә, укулар 1 сентябрьдән генә башлану сәбәпле, укучылар бик юк иде. Коллектив һәм уку учреждениесе эчендә булган затлар куркынычсызлык таләпләренә җавап биргән территориягә чыктылар. Ахырдан мәктәп бинасы кабинетларында -җитди сәбәпләр аркасында калганнарны иминлек кануннары буенча эвакуацияләү булды. Өйрәнүләр азагында иминлек кануннарын башкарып, мондый аяныч очракта эш оештырылу анализланды, киңәшләр җиткерелде.
Терроризм — бүгенге көндә иң дәһшәтле, канкойгыч социаль күренеш. Аның төп максаты — физик көч кулланып халыкны куркыту, төрле дин тотучылар һәм төрле милләт вәкилләре арасында үзара ышанычны какшату яки бөтенләй бетерү, дәүләт институтларына психологик басым ясарга омтылу, явыз максатларны тормышка ашыру өчен кешеләрне җәлеп итәргә тырышу. Уяулыкны югалтмыйк! Бу сүзләр бүген дә безгә зур кисәтү буларак яңгырый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев