Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

АКТАНЫШТА КОРБАН ГАЕТЕ: Без сынала торган вакытта яшибез (фотолар)

Бүген мөселман халкының изге Корбан гаете. Актанышта Корбан гаете намазы иртәнге алтынчы яртыда Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда башланып китте. Ләйсән ГАЗИЗОВА

Узган ел белән чагыштырганда дини бәйрәм намазына килүчеләр шактый арткан иде, нигездә ир-егетләр, әтиләр, бабайлар уллары, оныклары белән килгән. 


Районның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин Корбан гаете белән тәбрик итте, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның котлауларын җиткерде. Корбан бәйрәменең килеп чыгышы, корбан чалу, корбан итен тарату тәртибе белән җентекләп таныштырды. Руслан хәзрәт бүгенге көн вәзгыятенә туры килә торган вәгазе белән һәркемне уйландырды, шөкер итәргә чакырды:


-    Ризык мул, бәрәкәтле чорда яшибез. Аллаһы Тәгалә биргән муллыкка шөкер итә беләбезмме? Быелгы корылыкта яңгыр сораап ялварган догаларыбызны кабул итеп, яңгырлар яудырды, аз яуса да шөкер итик. Бәрәкәтле бай тормышның кадерен белик, шөкер итик, иманлы, динле бәндәләрдән булыйк,-диде ул.


Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов та үзенең котлау чыгышында Руслан хәзрәтнең сүзен куәтләде:


-    Дөрестән дә быел сынау елы булды. Безне Аллаһы Тәгалә ризыкның кадерен белергә өйрәтә. Яңгырларның да кадерен белергә искәртә. Соңгы көннәрдә явып киткән шифалы яңгырлар терлек азыгы булган кукуруза культурасына әйбәт булды, үсемлекләр тернәкләнеп китте. Хуҗалыклар, крестьян-фермерлык һәм шәхси хуҗалыклар терлек азыгы белән тулысынча тәэмин ителер. Икмәк тә быелгы ел өчен яхшы гына булырга тиеш. Мәгариф өлкәсендәге уңышларыбыз белән уртаклашырга август аенда бар республика укытучыларын конференциядә көтәбез. Иң заманча технологияләргә нигезләнгән XXI гасыр мәктәбен дә шушы зур чарада ачарга ниятлибез. Исән-имин булыйк, хөрмәтле райондашлар! Аллаһы Тәгалә безне хәвеф-хәтәрдән сакласын, туган-үскән җиребездә матур итеп яшәргә язсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев