Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Вакыйга

«Ак чәчәкләр» конкурсының «Иң яхшы урта буын медицина хезмәткәре» — Динария Гәрәева

Актаныш районында узган «Ак чәчәкләр» бәйрәмендә һәр хастаханәнең ныклы таянычы булып торган белгечләрне — урта буын медицина хезмәткәрләрен аерым зурладылар. Кичә барышында «Иң яхшы урта буын медицина хезмәткәре» номинациясендә — Динария Гәрәева җиңде.

Бу мәртәбәле бүләкне тапшыру һәм җиңүче исемен ачу өчен сәхнәгә бөтенләй көтелмәгән, әмма бик хөрмәтле кунаклар чакырылды. Алар — Актаныш үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Рәфкать улы Хәевның Совет Армиясендә бергә хезмәт иткән тугры хезмәттәшләре (полкташ дуслары):

  • Рөстәм Хәмит улы Равилов — Казан дәүләт аграр университетының эпизоотология кафедрасы профессоры, фәннәр докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе;

  • Риф Нәгыйм улы Әгъләмов — «УралБиоВет» компаниясе менеджеры, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре;

  • Андрей Геннадьевич Наумов — «Миррико» компанияләр төркеменең эксплуатация бүлеге баш инженеры;

  • Рөстәм Әдип улы Туйбактин — «Лабораторный консалтинг» компаниясенең баш консультанты.

Физиктан — зур хәрефле Докторга кадәр

Сәхнәгә күтәрелгән хәрби дуслар исеменнән профессор Рөстәм Равилов чыгыш ясап, залдагы тамашачыларга Айдар Хәевның яшьлек еллары һәм аларның хезмәт юлы турында бик җылы, кызыклы хатирәләре белән уртаклашты:

 Сез безне бирегә „однополчаннар“ дип чакырдыгыз, бу чынлап та нәкъ шулай. Моннан нәкъ 40 ел элек курсант Хәев безнең 42256 хәрби частенә — аерым уку медицина-санитар батальонына хезмәт итәргә килде, — дип искә алды Рөстәм Хәмит улы. — Бик кызыклы бер факт: Айдар бит армиягә Казан дәүләт университетыннан студент-физик булып килгән иде. Нәкъ менә хәрби кырдагы укулар, хезмәт итү аның тормышын бөтенләйгә үзгәртте. Шуннан соң ул үз планарын тамырдан үзгәртеп, медицина институтына укырга керде һәм зур хәрефле Доктор булды.

Шулай ук профессор Актаныш хастаханәсенә соңгы елларда кертелгән миллиардлаган суммадагы инвестицияләрнең һәм зур модернизациянең турыдан-туры җитәкче шәхесенә, аның көчле командасына бәйле булуын ассызыклады: «Мондый зур акчаларны, заманча җиһазларны төгәл бер кешегә — ышанычлы җитәкчегә карап бирәләр. Без дустыбыз белән бик горурланабыз, ул безнең компаниядә бердәнбер медик һәм чын ак халатлы фәрештәбез».

Хезмәт стажы — 33 ел!

Җылы котлаулардан соң, дуслар номинация җиңүчесе исеме салынган серле конвертны ачтылар. «Ак чәчәкләр» конкурсының «Иң яхшы урта буын медицина хезмәткәре» дигән мәртәбәле исемгә Актаныш үзәк хастаханәсенең анестезиология һәм реанимация бүлеге шәфкать туташы-анестезиологы Гәрәева Динария Гранитовна лаек дип табылды.

Динария Гранитовнаның хезмәт юлы турыдан-туры туган төбәге белән бәйле:

  • Туган урыны: 1972 елда Актаныш районының Апач авылында туган.

  • Белеме: 1992 елда Минзәлә медицина училищесын «фельдшер» белгечлеге буенча уңышлы тәмамлый.

  • Кайтуы: 1993 елдан алып бүгенге көнгә кадәр — нәкъ 33 ел буе — ул берөзлексез Актаныш үзәк хастаханәсенең иң җаваплы сагында, шәфкать туташы булып хезмәт итә.

Гитара кылларын чиертеп җырлы бүләк

Кичә баш табибның хәрби дусты — Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Риф Әгъләмовның күркәм чыгышы белән дәвам итте. Ул кулына гитара алып, залдагы барлык табиблар, шәфкать туташлары һәм кунаклар өчен бик җылы, эчкерсез җырларын бүләк итте.

Зур бәйрәм залы кайнар алкышларга күмелде һәм онытылмаслык хис-тойгылар калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев