Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиядә Соңгы кыңгырау бәйрәме: Ак юллар сезгә, балалар!
Бүген Актаныш районы мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныфы укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат 23 унберенче сыйныф укучысын олы юлга озатты.
Быелгы унберенчеләрнең уңышлары алтын хәрефләр белән гимназия тарихына языла. Россия, республикакүләм олимпиада җиңүчеләре районыбызны данга күмде. Спорт, иҗат конкурсларында һәрвакыт алдынгы урыннарны яуладылар. Менә алар үзләре- киләчәккә якты омтылышлы, акыллы, тәрбияле, инсафлы егетләр һәм кызлар.
Гимназия директоры Венера Хәева-Хәмитҗанова уку елын уңышлы тәмамлау уңаеннан барлык коллективны бәйрәм белән котлады, алдынгы укучыларга бүләкләр тапшырды.
Актаныш районы башлыгы исеменнән район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов тәбрикләп, гимназиянең республика «Адымнар» мәктәпләре арасында югары дәрәҗәгә ия булуын әйтте. Мактаулы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Быелгы унберенчеләрнең сыйныф җитәкчеләре, ата-аналарның да теләкләре изге- балалар белем биргән укытучыларын, гимназияне, сыйныфташларын онытмасыннар, остазлары күрсәткән туры юлдан тайпылмасыннар.
Укучылар исә кечкенә һәм зур Әмир белән балачакларына кайттылар, унбер ел дәвамында булган вакыйгаларны барладылар. Әйе, гимназия тырышып уку, дисциплина, хезмәт сөю, креативлык таләп итүче уку йорты. Быелгы унберләр әлеге сыйфатларын тагы да үстереп районыбызның лаеклы шәхесләре булып өлгереп җитсеннәр, барыбызның да горурлыгы булсыннар!
Чыгарылыш укучылары – 9 нчы сыйныфлар, 4 нче сыйныфлар да Соңгы кыңгырау бәйрәмен ямьләп концерт номерлары күрсәттеләр.
Бәйрәм мизгелләре кадерле, хөрмәтле укытучыларга чәчәк гөлләмәләре тапшыру белән тагы да күңелләрне нечкәртте.
Бәйрәмдә укучылар әти-әниләрне хөрмәтләп, җырлар башкарды, үсеп буйга җиткән кыз-уллары аларны вальс биергә чакыргач, күпләрнең күзләрендә яшь тамчылары җемелдәде.
Алда дәүләт имтиханнары- кемнәрдер инде 23 май көнне беренче чирканчык алды, тарих, химия, рус әдәбиятыннан БДИ тапшырды, калган сынаулар да бер-бер артлы тезелеп көтеп тора. Барысын да уңышлы тапшырып, кулларыгызга матур билгеле аттестатлар алырга язсын! Иң мөһиме- тормыш имтиханында сынатмагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев