Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга

«Актаныш-информ»ның туры эфирында: Казанда узучы «Актаныш мәдәнияте көне»

Бүген, 1 ноябрьдә Казанда «Әкият» курчак театры бинасында «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурс-фестивале кысаларында «Актаныш районы мәдәнияте көне» уза. Актанышлылар «Татарстанның мәдәни башкаласы» исеменә лаек булу өчен зур тырышлык куеп әлеге тантаналы чарага әзерлек алып барды.

 "Татарстанның мәдәни башкаласы" фестиваль-конкурсы 2023 елдан башлап "Мәдәният" милли проектының "Иҗат кешеләре" федераль проекты кысаларында оештырыла.

Фестивальнең максаты- төбәкләрнең тарихы һәм мәдәниятенә багышланган күргәзмәләр, туристик маршрутлар презентациясе, милли ашлар, халык сәнгате, иҗади төркемнәрнең чыгышлары аша муниципалитетларның уникаль мәдәни кодын күрсәтү, дөньяга таныту. 

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча чара быел да дәвам итә һәм Гаилә елы кысаларында уздырыла.

«Актаныш мәдәнияте көне» «Әкият» курчак театры бинасы фойесында гасырларны колачлаган тирән эчтәлекле күргәзмәне караудан башланып китте. 

Хәзерге вакытта зур залда "Олы юллар сызганнарны - тамырлардан күреп танырлар" дип аталган зур концерт программасы тәкъдим ителә. Концертны «Актаныш-информ»ның ВКонтакте социаль челтәрендә туры эфирда карый аласыз. Сылтама- https://vk.com/video-31077111_456241792

 

           

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев