Илсур Һадиуллин: Хакимият һәрбер гаиләгә үтеп кереп, проблемаларын, хәл- әхвәлен белеп эшләсә, бу бик сөенечле!
ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Актаныш районының мәгариф учреждениеләре эшчәнлеге белән танышканнан соң «Актаныш-информ» журналистлары белән аралашты:
Илсур Гәрәевич, Актаныш районындагы эшлекле сәәфрегездән нинди тойгылар белән юлга кузгаласыз?
Актаныш районы ничек электән гөрләп яшәгән, хәзер дә шулай матур тормыш алып баруын дәвам итә. Бу сөендерә торган фактор. Без басып торган "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү лагеренда Россиянең 19 регионыннан, Казахстаннан килгән яшь милләттәшләребез- балалар ял итә. Алар белән эшләргә, аларга ярдәм итәргә, шул мохитка кереп китәрлек итеп эшләргә кирәк. Шушы эшне җиренә җиткереп башкаручы тәрбиячеләр, җитәкчеләр, көн дәвамында алар белән бергә булган остазлар- безнең алга куелган бурычларны үтәүчеләр. Бик зур рәхмәт аларга.
Әле тагын берничә мәктәпне карап чыктыгыз, алардагы эшчәнлек сезне канәгатьләндерәме?
Бүген Яңа Әлем мәктәбендә, Кадет-интернат мәктәбендә, технология техникумында булдык. Бик матур ремонт эшләнгән. Федераль программа кысаларында алып барылган төзекләндерү эшләрен, әлбәттә, төгәлләү өчен күпмедер күләмдә акча кирәк. Алга таба да бу мәсьәләләр уңай хәл ителер дип уйлыйм мин. Иң мөһиме- Рәисебез Рөстәм Миңнехановның мәгариф оешмаларын- мәктәпләргә, балалар бакчаларына, лагерьларга, юллар төзелешенә бөтен эшләрне башкарып чыгу өчен объектив һәм комплекслы караш белдерүе, һәрдаим контрольдә тотуы үзенең нәтиҗәләрен бирә. Бу безне бик сөендерә. Әлбәттә, Рәисебезгә рәхмәт! Алга таба да матур итеп эшләргә, яшәргә, булган программа, проектларның нәтиҗәсен күрергә язсын.
Бүген район җитәкчелеге белән дә тыгыз аралаштыгыз.
Район хакимияте һәрбер гаиләгә үтеп кереп, проблемаларын, хәл- әхвәлен белеп эшләсә, бу бик сөенечле. Менә шулай булырга тиеш тә. Актаныш халкы, укучылар, укытучылар, җитәкчеләр, район башлыгы Ленар Зарипов белән бергә мәгариф оешмаларын карап йөрү, танышу миңа үземнең эшчәнлегемдә бер матур истәлекле көн ул. Уңышларны күрәсең икән, күңел сөенә, шатланасың, алга таба эшлисе килә! Ә алга таба барырга гаиләнең матур булып бердәм эшләве кирәк!
Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Хәерле юллар сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев