Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга

Кадетлар ант бирде: Тәбриклибез, курсантлар!(+зур фоторепортаж)

Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш районының Кәзкәй авылында урнашкан кадет мәктәп — интернаты укучылары тантаналы ант бирде.

Бәйрәм чарасы бихисап мәртәбәле кунаклар катнашында узырылды. Тантанада Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгыннан Айнур Галиәхмәтов, районыбыз башлыгы Ленар Зарипов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, районның хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов һ.б. катнаштылар.

Татарстанның һәм ут күрше Башкортстанның башка кадет мәктәпләреннән, белем йортларыннан да күпләп кунаклар килгән иде. Ата-аналар, дәү әти-әниләр дә газизләренең ант биргәннәрен тамаша кылырга килгәннәрен күрдек.

Кадет мәктәбенең 51 шәкерте ант кабул итте. Шул рәвешле, укучылар яшь курсантлар сафын тулыландырды. 

Районыбыз башлыгы Ленар Зарипов үзенең кадетларга мөрәҗәгатендә тәбрикләү сүзләре җиткерде:

— Чын күңелдән истәлекле көн белән тәбрик итәм. Ант бирү мизгелләре хәтерегездә һәрчак якты һәм матур истәлек булсын. Лаеклы шәхесләр булып үсеп җитегез! Уңышлар телим сезгә!

— Ант бирү — сезнең тормышыгыздагы иң мөһим вакыйгаларның берсе! Россия иленең кадетлары булуыгыз белән горурланыгыз. Ватанга карата, халкыбызга тугрылыклы булыгыз, диде үз чыгышында мәктәп директоры Илсур Ялалов.

Чара барышында мәктәпнең педагогик коллективы дәрәҗәле бүләкләр белән хөрмәтләнде. Ә курсантларга исә — званиеләр бирелде.

Тантананы районның йөзек кашы булган «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле матур-матур, тематик чыгышлары белән бизәп җибәрделәр. Шулай ук мәктәп базасында эшләп килгән иҗади коллективлар концерт номерларын бүләк иттеләр. Аларның һәркайсы ватанпәрвәрлек тойгылары белән сугарылган иде.

Кадетларны бәйрәм белән котлыйбыз, укуларында һәм хезмәтләрендә уңышлар телибез, аларның һәрберсе үз Ватанының лаеклы гражданины булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев