Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга

Коллегабызны чираттагы казанышы белән!

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Ассоциациясе журналистлар өчен уздырган конкурста «Актаныш-информ» баш мөхәрриренең радиотапшырулар бүлеге буенча урынбасары Әлфия Мөхәммәтова «Иң яхшы радиопроект» номинациясендә лауреат булып танылды.

Мөхтәрәм хезмәттәшебезнең җирле үзидарә органнарының эшен, көнүзәк яңалыкларын яктыртучы сәхифәләрен күпләр яратып тыңлый. Ул тапшыруларында гадәттә район җитәкчелеге белән урындагы халык арасындагы элемтәне ныгыта, көн кадагындагы сорауларга җаваплар да даими яңгырый. Әлфия Марсель кызы Актаныш радиосының туры эфир студиясенә еш кына махсус белгечләрне, тыңлаучылар теләген исәпкә алып хакимият хезмәткәрләрен дә чакыра. Һәр тапшруы, һәр сәхифәсе бай һәм актуаль килеп чыга.

Лаеклы уңышы белән мөхтәрәм остазыбызны котлыйбыз, алга таба да кыю фикерле, үткен сүзле булып калыгыз! Җиңүләр дәвамлы, эшегез уңышлы булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев