Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга

Күрше республикада район даны лаеклы якланды

Районыбызда төрледән-төрле спорт белән мавыгырга мөмкинлекләр ачык. Актаныш үзәгендәге «Дулкын» бассейнында йөүз буенча балалар өчен секцияләр дә ифрат уңышлы эшләп килә.

Район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең йөзү буенча тренеры Олег Ваганов:

— 30 ноябрьдә традицион рәвештә районнар арасында йөзү буенча ярышлар узды. Ярыш — Башкортстанның Югары Яркәй авылында булды. Ярышлар Башкортстан Республикасының спорт министрлыгының 100 еллыгына багышланды. Әлеге спорт чарасында 80 яшь йөзүче катнашты. Алар Илеш, ТР Актаныш һәм Мөслим төбәкләреннән килгән иде. Һәрбер катнашучы 1 дистанциядән старт алу хокугына ия булды һәм шулай район командалары арасында эстафета үтте. 

Безнең район командасыннан Румия Шәрипова, Кәрим Гарифҗанов — беренче тапкыр зурлар разрядын үтәгән, Виктория Кәррамова һәм Әнвәр Шәрипов матур җиңүләргә ирешкән. Шулай ук Рүзәл Гәйнетдинов — 2, Илъяр Шириев, Шамил Һадиев, Мансур Шәрипов һәм Камилә Кәррамова —3 призлы урыннарга чыгып, призёр буларак танылганнар. 

Турнирның кульминациясе — эстафеталы йөзүдә 8 йөзүче, 4 егет белән дүрт кыз катнашкан. Һәрбер спортчы 50 метрны йөзеп чыгарга тиеш булган. Һәм бик шатлыклы нәтиҗә: актанышлылар командасы җиңүчеләр булып калганнар. Команда составында Румия Шәрипова, Камилә һәм Виктория Кәррамовалар, Кәрим Гарифҗанов, Азалия Шәйморатова, Илъяр Шириев, Рүзәл Гәйнетдинов һәм Әнвәр Шәрипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев