Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Вакыйга

Паспорт — яңа тормышка адым

Россия көне алдыннан Актаныш районының 12 укучысы Россия Федерациясе гражданины паспортына ия булды. Тантаналы чарада Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге полициясенең кадрлар бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Радик Фәрид улы Басыйров та катнашты.

Үз чыгышында ул яшьләргә паспорт алу белән бергә җаваплылык та артуын искәртте. Аның сүзләренчә, һәр гражданинның хокуклары белән беррәттән бурычлары да бар. Паспорт алганнан соң яшьләр эшкә урнашу, рәсми документларга кул кую кебек хокукларга ия була.

Шул ук вакытта иң мөһим бурычларның берсе — тырышып уку, белем алу һәм киләчәктә илгә, җәмгыятькә файдалы шәхес булып үсү. Шулай ук яшьләргә законнарны хөрмәт итәргә кирәклеге дә ассызыкланды: кайбер җинаятьләр өчен җаваплылык 14 яшьтән үк башлана.

— Паспорт алу — зур шатлыклы вакыйга гына түгел, ул сезнең тормышыгызда яңа этап башлануын да аңлата, — дип билгеләп үтте Радик Басыйров. — Сез хәзер Россия гражданнары. Кайда гына булсагыз да, бу исемне горурлык белән йөртегез.

Ул шулай ук укучыларга белем алуларын дәвам итәргә, киләчәктә үз юлларын табарга, әти-әниләрен һәм укытучыларын онытмаска чакырды.

— Тырышып укыгыз, үзегезне камилләштерегез, туган илегездә лаеклы кешеләр булып үсегез, — диде ул. — Бу истәлекле көн сезнең хәтерегездә якты вакыйга булып калсын.

Чарада катнашучыларны бәйрәм белән тәбрикләп, яшьләргә уңышлар һәм якты киләчәк теләделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев