Россия Герое Расим Баксиков Актаныш районында эшлекле сәфәрдә булды
Россия Герое, Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Расим Баксиков махсус хәрби операциядә катнашучыларны реабилитацияләү һәм эш белән тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган эшлекле сәфәр белән Актаныш районында булды.
Очрашу барышында район җитәкчелеге, шулай ук социаль ярдәм һәм мәшгульлек өлкәсен алып баручы белгечләр катнашында СВО ветераннарын тыныч тормышка уңышлы яраклаштыруның актуаль мәсьәләләре каралды.
Аеруча гамәлгә ашырылучы чараларның нәтиҗәлелеген бәяләүгә һәм аларны алга таба камилләштерү юнәлешләрен билгеләүгә зур игътибар бирелде.
Сәфәр кысаларында Расим Баксиков хәрби хәрәкәтләр ветераннары белән дә очрашты. Шулай ук ул Бөтенроссия дәүләт «Ватанны саклаучылар» фонды филиалының социаль координаторы Ландыш Бариеваны туган көне белән котлап,
аңа җылы теләкләрен җиткерде.
Чыганак: Актаныш-Хәбәр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев