Безнең сәхифәләр
-
“Бушлай юридик ярдәм“ проекты
"Бердәм Россия" сәяси партиясе Актаныш җирле бүлегенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә, "бушлай юридик ярдәм" проекты кысаларында, 22 март көнне 8 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр - Актаныш нотариаль округы нотариусы Янгирова Ләйсән Сөнгать кызы, 13 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр прокурор ярдәмчесе Габидуллин Эльмир Альберт улы кабул итә. Һәркем үзен кызыксындырган сораулар...
-
Татарстан суд департаменты идарәсе чаңгы ярышын оештырды
16 март көнне Татарстан суд департаменты идарәсе судьялар һәм суд хезмәткәрләренең чаңгы ярышын оештырды. Ул Биектау районы Чебакса поселогында узды. Анда Югары суд, Конституцион суд, Суд департаменты идарәсе, юстиция министрлыгы, шәһәр һәм район судлары командалары - барысы 200дән артык хезмәткәр катнашты. Актаныш район судыннан бу ярышта судья ярдәмчесе Аяз Гыйздәтуллин...
-
Алар грантка дәгъва белдерә
15 март көнне район мәгариф идарәсендә "Иң яхшы укытучы" бәйгесе грантына дәгъва белдерүчеләргә җәмәгать тыңлавы үткәрелде. Быел әлеге грантка 5 мөгаллим дәгъва белдерә: Ландыш Әһлетдинова (Актанышның 1 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы), Дилшат Мөхәммәдиев (Актанышның 1 нче урта мәктәбенең технология укытучысы), Руфина Ханнанова (Актанышның 1 нче урта...
-
Яшь шахматчыларыбыз үсә
11-17 март көннәрендә Казанда 8 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында Татарстан беренчелегенә шахмат ярышлары узды. Биредә төрле төбәкләрдән 92 ир бала классик шахмат уеннарында көч сынады. Безнең район данын, сайлап алу ярышларында 1 нче һәм 2 нче урыннарны алган Актанышның 2 нче мәктәбенең I сыйныф укучылары Айваз Галимов һәм...
-
24 март Бөтендөнья туберкулез белән көрәш көне буларак билгеләп үтелә
Бу көнне үткәрүнең максаты - халыкка туберкулез авыруы хакында күбрәк мәгълүмат җиткерү, кисәтү чараларын аңлату. Туберкулез - йогышлы авыру. Туберкулез микроблары авыру кеше сөйләшкәндә, төчкергәндә, йөткергәндә төкерек белән һавага чыгалар һәм алар шул ук һаваны сулаучы сәламәт кеше организмына үтеп керергә ихтимал. Туберкулезның ачык формасы белән авыручы микробларны тирә-якка күпләп...
-
Руль артында – эчкән хәлдә
РФ Эчке эшләр министрлыгы дәүләт инспекциясе, медицина хезмәткәрләре һәм башка профильле хезмәт оешмалары белән берлектә, транспорт белән идарә итүчеләрнең аекмы, түгелме икәнлекләренә тоташ тикшерү уздыра. Әйтергә кирәк, ел саен Россия юлларында руль артына эчкән хәлдә утыручылар гаебе белән 2 меңнән артык кеше тапталып үлә. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт...
-
Хезмәт законнарының үтәлеше тикшерелде
Район прокуратурасы тарафыннан авыл хуҗалыгы оешмаларында хезмәт законнарының үтәлеше тикшерелде. Тикшерү вакытында "Алга" ҖЧҖ директорының хуҗалыкта эшләүче кайбер затларга каты шелдә белдереп, боерык чыгаруы ачыкланды. Хезмәт Кодексының 192 маддәсендә кисәтү, шелтә белдерү һәм эштән азат итү кебек дисциплинар җәзалар каралган. Федераль закон нигезендә, аерым категориядәге хезмәткәрләргә шулай ук башка төрле...
-
Хастаханәдә обходны Фаил Камаев үткәрде
27 март көнне район үзәк хастаханәсендә баш табиб, дәвалану бүлекләрен җитәкләүче табиблар белән берлектә авыруларга обходны район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова үткәрде һәм бу, ни өчен, дигән кызыксыну да уятты. Сәламәтлек бүген һәммәбез өчен дә сатып алып һәм бернәрсә белән...
-
Марат Татарстан командасына чакырылды
27-30 март көннәрендә Казан шәһәрендә "Татарстан өметләре" исеме астында өстәл теннисы буенча кечкенәләр арасында ТР беренчелеге узды. Остаз Булат Солтанов җитәкчелегендә биредә катнашкан Рәмис Фазлыев шәһәр командалары арасында - IV, авыл спортчылары арасында - II, Сөмбел Шәйхразыева - III-I, Марат Солтанов I-II урыннарны яуладылар. Шуны да искәртеп китү урынлы: ярыш...
-
Яңа кануннар карарларны үзгәртергә мәҗбүр итә
28 март көнне район Советының утырышлар залында Актаныш муниципаль район Советының икенче чакырылыш егерме җиденче утырышы булып узды. Каралган мәсьәләләрнең күпчелеге электән кабул ителгән карарларга үзгәрешләр кертү, комиссия составларын раслау, нигезләмәләр кабул итү турында. Утырышны район Советы рәисе урынбасары Илфак Барыев алып барды. Шулай ук анда район башлыгы вазифаларын башкаручы...
-
Рәсим Вәлиев II урынны яулады
23-29 мартта Ижау шәһәрендә Россия күләмендә үткәрелгән чаңгы ярышында район данын Актаныш авылы егете Рәсим Вәлиев яклады. 35 өлкәдән килгән 730 чаңгычы арасында (Татарстаннан 18 кеше) спортчы, көчле рухлы егетебез II урынны яулады.
-
Гимназиядә – Ачык ишекләр көне
"Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" Ачык ишекләр көне уздыра. V-X сыйныф укучыларын һәм аларның әти-әниләрен 6 апрель көнне 12 сәгатьтә Актаныш авылы, Аэропорт урамы, 3 а адресы буенча көтәбез.
-
Киләчәк саулыгы кем кулында?
Әлеге язмамны кызыклы, әмма булган хәл белән таныштырудан башлыйм әле. Бер танышымның нәни улы тәпи китәргә җыена гына. Әлегә идән буйлап үрмәләп "дөнья гизә". Аңа һәрнәрсә кызык: ишек төбендә аунап яткан башмак та, дәү чүлмәктә үсеп утыручы гөл яфрагы да игътибарыннан читтә калмый сабыйның. Тешләп тә карый, тарткалап та, суккалап...
-
Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивален үткәрү турында
НИГЕЗЛӘМӘ Фестивальнең максаты Яшәгән төбәкнең тарихын, бүгенге сулышын өйрәнү. Балаларда, яшүсмерләрдә һәм яшьләрдә туган як табигатенә, авыл кешеләре язмышына, тормыш-көнкүрешенә мәхәббәт тәрбияләү. Ата-бабаларыбыз мирасын барлау. Авылга хас гореф-гадәтләрне, бәйрәм-йолаларны өйрәнү. Балаларның, яшүсмерләрнең һәм яшьләрнең иҗади мөмкинлекләрен үстерү, журналистика, әдәбият, сәнгать, мәдәният өлкәләрендә интеллектуаль иҗат эшчәнлеклә- рен киңәйтү. Тарихи чыганаклардан эзлекле...
-
“Гран При Закамья“ – I урын
28-31 март көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә "Гран При Закамья" дип исемләнгән турнирлар сериясенең II этабы үтте. Бу зур турнирда Татарстан һәм Башкортстан республикаларының 14 төбәгеннән 170тән артык яшь шахматчы катнашты. Ярышлар 2 өлешкә бүленеп: 1996-2000 елгылар, 2001 һәм аннан кечерәк яшьтәге балалар арасында үтте. Команда составында 3 егет һәм 1...