Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Хезмәт законнарының үтәлеше тикшерелде

Район прокуратурасы тарафыннан авыл хуҗалыгы оешмаларында хезмәт законнарының үтәлеше тикшерелде. Тикшерү вакытында "Алга" ҖЧҖ директорының хуҗалыкта эшләүче кайбер затларга каты шелдә белдереп, боерык чыгаруы ачыкланды. Хезмәт Кодексының 192 маддәсендә кисәтү, шелтә белдерү һәм эштән азат итү кебек дисциплинар җәзалар каралган. Федераль закон нигезендә, аерым категориядәге хезмәткәрләргә шулай ук башка төрле...

Район прокуратурасы тарафыннан авыл хуҗалыгы оешмаларында хезмәт законнарының үтәлеше тикшерелде.
Тикшерү вакытында "Алга" ҖЧҖ директорының хуҗалыкта эшләүче кайбер затларга каты шелдә белдереп, боерык чыгаруы ачыкланды. Хезмәт Кодексының 192 маддәсендә кисәтү, шелтә белдерү һәм эштән азат итү кебек дисциплинар җәзалар каралган. Федераль закон нигезендә, аерым категориядәге хезмәткәрләргә шулай ук башка төрле җәзалар да каралырга мөмкин. Каты шелтә белдерү исә авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче хезмәтчәннәргә карата кулланыла алмый.
Шул сәбәпле, әлеге хуҗалык чыгарган 9 законсыз боерыкка карата протестлар кертелде, һәм алар гамәлдән чыгарылды.
Район прокуратурасы хезмәткәрләре районда табигатьне саклау законнарының үтәлешен дә тикшерде. Тикшерү нәтиҗәләреннән билгеле булганча, кайбер шәхси эшмәкәрләр 2012 елда табигатькә "Әйләнә-тирә мохитне саклау турында"гы Федераль законның 16 маддәсендә каралган таләпләрне бозганнар, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаган өчен тиешле түләүләрне вакытында түләмәгәннәр. Әлеге эшмәкәрләргә карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 8.41 маддәсе нигезендә эш кузгатылды һәм штраф салынды.
Район прокуратурасы тарафыннан "Техно-грант" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә хезмәт законнары үтәлеше тикшерелде. Әлеге җәмгыятьтә Хезмәт кодексының 212 маддәсенең тупас бозылып, эш урыннарына аттестация үткәрелмәве, хезмәткәрләр белән хезмәт килешүе төзелмәве ачыкланды. Директор Альмир Шагалиевкә карата административ эшләр ачылды һәм ул эшләр Дәүләт хезмәт инспекциясенә чара күрү өчен җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев