Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Татарстан суд департаменты идарәсе чаңгы ярышын оештырды

16 март көнне Татарстан суд департаменты идарәсе судьялар һәм суд хезмәткәрләренең чаңгы ярышын оештырды. Ул Биектау районы Чебакса поселогында узды. Анда Югары суд, Конституцион суд, Суд департаменты идарәсе, юстиция министрлыгы, шәһәр һәм район судлары командалары - барысы 200дән артык хезмәткәр катнашты. Актаныш район судыннан бу ярышта судья ярдәмчесе Аяз Гыйздәтуллин...

16 март көнне Татарстан суд департаменты идарәсе судьялар һәм суд хезмәткәрләренең чаңгы ярышын оештырды. Ул Биектау районы Чебакса поселогында узды.
Анда Югары суд, Конституцион суд, Суд департаменты идарәсе, юстиция министрлыгы, шәһәр һәм район судлары командалары - барысы 200дән артык хезмәткәр катнашты.
Актаныш район судыннан бу ярышта судья ярдәмчесе Аяз Гыйздәтуллин катнашып, призлы урынга ия булды һәм Югары суд рәисе, судьялар Советы рәисе имзалаган диплом, кубок, медаль белән бүләкләнде.
Аязның бу беренче генә җиңүе түгел, ул һәрдаим районда һәм суд департаменты уздырган ярышларда катнаша, призлы урыннарсыз калганы юк. Котлыйбыз, Аяз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев