Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

“Гран При Закамья“ – I урын

28-31 март көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә "Гран При Закамья" дип исемләнгән турнирлар сериясенең II этабы үтте. Бу зур турнирда Татарстан һәм Башкортстан республикаларының 14 төбәгеннән 170тән артык яшь шахматчы катнашты. Ярышлар 2 өлешкә бүленеп: 1996-2000 елгылар, 2001 һәм аннан кечерәк яшьтәге балалар арасында үтте. Команда составында 3 егет һәм 1...

28-31 март көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә "Гран При Закамья" дип исемләнгән турнирлар сериясенең II этабы үтте. Бу зур турнирда Татарстан һәм Башкортстан республикаларының 14 төбәгеннән 170тән артык яшь шахматчы катнашты.
Ярышлар 2 өлешкә бүленеп: 1996-2000 елгылар, 2001 һәм аннан кечерәк яшьтәге балалар арасында үтте. Команда составында 3 егет һәм 1 кыз уйнарга тиеш иде. Безнең балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе дирекциясе бу турнирны, 25-30 апрель көннәрендә Актанышта үтәчәк республика спартакиадасының финал өлешенә генераль репетиция буларак билгеләп, команаданы 2 егет һәм 2 кыз составында төзергә булды.
Өлкән яшьтәге укучылар командасында Нуриәхмәтов Ригинат, Шакиров Мансур, Адиева Айгөл һәм Минаева Гөлия чыгыш ясадылар. Аларның күрсәткечләре алга таба зур өметләр белән карарга мөмкинлек бирә, чөнки иң көчле дип саналган 10 команда арасында безнекеләр күп кенә шәһәр командаларын үтеп, рәсми булмаган зачетта гомуми III урынны, ә авыл уенчылары арасында зур аерма белән I урынны яулап алдылар.
Шәхси беренчелектә Р.Нуриәхмәтов, А.Адиева, М.Шакиров үз көндәшләре арасында III нәтиҗәгә ирешеп, бик яхшы күрсәткечкә ия булдылар. Республика укучылары спартакиадасында төп көндәшләребез булып саналган Баулы шәһәре, Мамадыш, Кукмара районнары командаларының күрсәткечләре белән чагыштырып караганда, бу ярышларда безнең шахматчыларның нәтиҗәләре күпкә өстенрәк булганын исәпкә алганда, финал ярышларында да әлеге җиңүләр кабатланыр дигән өметтә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев