Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Киләчәк саулыгы кем кулында?

Әлеге язмамны кызыклы, әмма булган хәл белән таныштырудан башлыйм әле. Бер танышымның нәни улы тәпи китәргә җыена гына. Әлегә идән буйлап үрмәләп "дөнья гизә". Аңа һәрнәрсә кызык: ишек төбендә аунап яткан башмак та, дәү чүлмәктә үсеп утыручы гөл яфрагы да игътибарыннан читтә калмый сабыйның. Тешләп тә карый, тарткалап та, суккалап...

Әлеге язмамны кызыклы, әмма булган хәл белән таныштырудан башлыйм әле.
Бер танышымның нәни улы тәпи китәргә җыена гына. Әлегә идән буйлап үрмәләп "дөнья гизә". Аңа һәрнәрсә кызык: ишек төбендә аунап яткан башмак та, дәү чүлмәктә үсеп утыручы гөл яфрагы да игътибарыннан читтә калмый сабыйның. Тешләп тә карый, тарткалап та, суккалап та. Бигрәк тә песигә карата мәхәббәте көчле. Абайламыйрак калсаң, койрыгыннан да сөйри бичараның, йоннарын да йолыккалый, колагыннан да өстерәп йөри берара. Тегесе дә каршы килми бит, әллә нарасый гына икәнлеген аңлый шунда...
Песикәй белән аралары шулкадәр җайланды ки малайның, беркөнне, ни күрик, дүртаяклы дустының җамыягындагы сөякне тоткан да тәмләп-тәмләп кимерә! Әйтерсең, тулы бәхет өчен шул сөяк кенә җитми торган. Канәгать йөзен күрсәгез иде сез аның! "Нәрсә карыйсың син?! Күрмисеңмени, балаң песи савытыннан ашап утыра!" дип ташланды ахирәтем иренә. Ә тегесенең җавабыннан ни көләргә, ни еларга белмәс хәлгә калдык: "Ашаса ни? Иммунитеты ныгыр ичмасам! Без песи белән кочаклашып йоклый идек әле".
Мәче ризыгын ашаганнан гына сабыйның иммунитеты артмас артуын, әмма көн кадагына суга торган проблема түгелме бу? Киләчәк - балалар кулында, дип яшь буынга зур өметләр баглыйбыз да соң, тик ул киләчәкнең сәламәтлеге үз кулыбызда икәнлегенә генә әле дә булса төшенеп бетә алмыйбыз шикелле. Сер түгел: илдә авыру, иммунитеты түбән балалар саны көннән-көн арта. Мисал эзләп әллә ни ерак барырга кирәкми: балалары булган күп кенә ата-аналар зарына колак салу җитә. Адым саен диярлек туып кына торган чирләр хакында кайчандыр ишетеп тә белми идек. Алар шундый күптөрле!
Исемнәре дә чорыннан калышмый, заманча яңгырашта. Дару җитештерүчеләр авыруны да үзләре үк "җитештерә" дигән сүзләр дә колакка кергәли. Хәер, ышанырга да була, дөнья бит бу.
Тулы мәгълүмат газетаның Чәршәмбе, 3 апрель, 2013 25 (9771) санында
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев