Безнең сәхифәләр
-
“Олимпия” безне чыныктырды
Актаныштан без өч кыз - Мөхәмәдуллина Алия, Госманова Алия, Хәлиуллина Гөлназ һәм Әхтәмов Арслан Чаллы шәһәренә "Олимпия" лагерена ял итәргә бардык. Ял гына иттек дисәк, бик дөрес тә булмас. Без анда мылтыктан атарга, АК-74не сүтәргә, җыярга өйрәндек. Төрле-төрле биеклекләрдән җиргә сикердек. Бик күңелле һәм дә азрак куркыныч та булды. Кама...
-
Чын чаңгычыларга кар кирәкми
5-7 сентябрь көннәрендә Яшел Үзәндә чангы-роллер һәм кросс буенча Татарстанның җәйге чемпионаты узды. Әлеге бәйгедә укучылар белән беррәттән төрле уку йортларында белем алган студентлар, спорт осталары, ягъни, җыеп әйткәндә, республиканың иң көчле спортчылары көч сынады. Һәм, алга китеп, шуны искәртергә була-остаз Галимҗан Мансуров җитәкчелегендә шөгыльләнгән яшь чаңгычыларыбыз 7 район һәм...
-
Көрәшче истәлегенә бәйге
18 сентябрь көнне "Иман" спорт сараенда спорт остасы, данлыклы көрәшче Марсил Гыйлаев истәлегенә багышланган милли көрәш буенча турнир узды. Келәмдә 20 мәктәп командасы, җәмгысы 133 яшь көрәшче бил алышты. Кызганыч, төрле сәбәпләр аркасында Аеш, Аккүз, Бурсык, Яхшый, Зөбәер, Качкын, Күҗәкә, Яңа Кормаш, Олыимән, Уразай,Чуракай, Такталачыкның коррекцион һәм Мари Суыксу мәктәбе...
-
“Алтын көз“ җиңел атлетик кросс
29 сентябрь көнне Аеш авылында "Алтын көз" җиңел атлетик кросс узачак. Оештыру комитеты бәйгечеләрне 8:30 сәгатьтә авыл мәдәният йорты янында көтеп кала. 9:00 сәгатьтә ярышка тантаналы старт бирелә. Биредә спорт сөюче һәркем үз көчен сыный ала. Республика бәйгеләре призерлары өчен 2014 метрлык махсус дистанция дә булдырылачак. Җиңүчеләрне Аеш мәктәбенең 1959-1960...
-
“Мордовия“ командасын кабул итәчәкләр
21-22 сентябрь көннәрендә "Лачын" боз сараенда 1998 елгы яшь спортчылар арасында Россия беренчелегенә хоккей уеннары узачак. Районның яшь хоккейчылары Саранск шәһәреннән килгән "Мордовия" командасын кабул итәчәкләр. Уеннар 21 сентябрь көнне 17:00 сәгатьтә, 22 сентябрь көнне 9:00 сәгатьтә башланачак.
-
Дзюдочылар кунакка дәште
19 сентябрь көнне "Иман" спорт комплексында дзюдочылар "Ачык ишекләр көне" үткәрде. Күрсәтмә чыгышлар, көрәшү алымнары аша осталыкларын, бер ел эчендә ирешкән уңышларын күрсәттеләр. 11 кыз, 14 егетнең чыгышын аларның әти-әниләре дә сөенеп карап утырды. Узган уку елында уңышка ирешкәннәрен ДЮСШ директоры Шамил Латыпов яңа кимонолар белән бүләкләде. Район башкарма комитеты...
-
Универсиада – 2013 ядкәрьләре
Әнәк авылында урнашкан "Шәрип Шәймиев музей - йорты" сезне "Универсиада - 2013 ядкәрьләре" дип исемләнгән күргәзмәгә чакыра. Күргәзмәдә волонтерларның киемнәре, значоклар, Универсиада талисманы төшерелгән монеталар һәм башка кызыклы экспонатлар урын алган. Музейга килеп, Универсиаданың чып- чын факелын күрү һәм фотога төшү - менә дигән форсат! Белешмәләр өчен телефон: 5-14-56.
-
“Сокол“ командасы Актаныш хоккейчылары белән очраша
28-29 сентябрь көннәрендә Рәсәй беренчелегенә хоккей ярышлары дәвам итә. "Лачын" боз-спорт сараенда Яңа Чабаксар шәһәренең "Сокол" командасы Актаныш хоккейчылары белән очраша.
-
Өлкәннәр ункөнлеге
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында 7 октябрь көнне Игелек үзәгендәге шахмат клубында 10 сәгатьтә шахмат турниры үтәчәк. Сәламәт яшәү рәвешен чагылдыручы әлеге бәйгедә республика ярышларына да иң көчлеләр сайлап алыначак.
-
Бәйгегә караганда бүләкләү мизгелләре озаккарак сузылды
- Балалар сау-сәламәт булсыннар иде-теләкләр дә, төп максат та шул. Җирлегебездән чыккан зыялы спортчыларыбыз шактый, мисал өчен, йөгерешчеләр арасында гына: Фирая Солтанова, авылдашым Дилүс Шәкүров... Яшь буын аларны белеп, алардан үрнәк алып үссен иде,-ди шушы көннәрдә Аеш авылында узган җиңел атлетика буенча кроссны оештыручы якташыбыз, марафон буенча СССРның спорт остасы,...
-
Ветераннарның алтынчы тапкыр район спартакиадасы үтте
Авыл җирлекләре, оешмалар ветераннарының җыелма командалары көчле әзерлек белән килгән. Өстәл теннисы, шашка, гәүдәне күтәрү, чүгәләү, ату, дартс, йөзү, җиңел атлетика, аркан тартышу ярышлары киеренке, мавыктыргыч барды, бар игътибарны җәлеп итте, алкышлап кабул ителде. Актаныш командасы җиңү яулады, икенче урында Иске Кормаш, өченче урында Киров командалары. Спорт бәйгесе җыр-биюләр белән...
-
Рәсәй шахматчылары арасында актанышлылар өченче
29 сентябрь - 6 октябрь көннәрендә Самара өлкәсенең Кинель - Черкассы авылында авыл җирлекләрендә яшәүче яшь шахматчыларның XI шәхси-команда Россия беренчелеге үткәрелде. Бу дәрәҗәле ярыш авыл шахматчылары өчен иң зур һәм бердәнбер көч сынашу турниры булып тора. Самара өлкәсе географик яктан урнашу урыны белән дә, шулай ук, тимер һәм автомобиль...
-
Район спортчылары финалга узды
19 октябрь көнне Түбән Кама шәһәрендә "Татарстан Республикасының бадминтон федерациясе кубогы"на 1998 елгы һәм өлкәнрәкләр, 1999 елгы һәм кечерәкләр арасында зона ярышы узды. Әлеге бәйгедә Актаныш данын остаз Алгинат Гәрәев җитәкчелегендә белем һәм тәрбия алган 22 яшь спортчы яклады. 1998 елгы һәм өлкәнрәк яшьтәгеләр арасында Рәзил Хәбибуллин, Булат Исламов, Хәлил...
-
3 көн дәвамында 15 уен узачак
1-3 ноябрь көннәрендә "Лачын" боз сараенда 2005 елгы хоккейчылар арасында Нияз Авзалов истәлегенә багышланган турнир узачак. Биредә Нижневартовск, Бөгелмә, Пермь, Чаллы, Актаныш командалары арасында 3 көн дәвамында 15 уен узачак.
-
Бер күрүгә ни җитә
Исегезгә төшереп үтәбез, 1-3 ноябрь көннәрендә "Лачын" бозында 2005 елгы хоккейчылар арасында Нияз Авзалов истәлегенә багышланган хоккей турниры узды һәм 3 көн дәвамында барган әлеге уеннарда лачынлылар Перьм, Нижневартовск, Чаллы, Бөгелмә хоккейчылары белән очрашкан иде. Әллә үзебезнең бозда көч сынагангамы, җанатарларның активлыгы беләнме, әмма хакыйкать шул - әлеге турнирда актанышлыларга...