Безнең сәхифәләр
-
Актанышта күзгә операция ясала башлады
16-17 апрель көннәрендә район үзәк хастаханәсендә беренче тапкыр күзгә операция ясалды. Беренче көнне - дүрт, икенче көнне ун ветеранга. Иң беренче булып, 92 яшьлек райондашыбыз - сугыш һәм хезмәт ветераны Садрый абый Сәхбиевкә ясалды катарактадан операция. Без аның белән ул операциягә кереп киткәнче дә, чыккач та сөйләштек. - 10 еллар...
-
Сәламәтлек – зур байлык
Наркомания - авыру, кешенең наркотикларга бәйлелеге. Кызганыч, җәмгыятебездә эчкечелек тә чәчәк ата: өлкән буын, урта буын, хәтта яшүсмерләр дә эчә. Тормышның күңелсез якларын күрмәс өченме, күңелендәге бушлыкны тутырырга теләп эчәме кеше - билгесез. Әмма шушы халәт милләтебезне, илебезне упкынга илтә. Шушы зарарлы гадәтләргә каршы күптән түгел безнең мәктәптә кичә үткәрелде....
-
Егетләр – кызлар сынатмый
Узган атнада Такталачык коррекцион интернат - мәктәбендә республикакүләм махсус олимпиада кысаларында кул көрәше буенча зона ярышы узды. Биредә Тукай, Менделеевск, Мөслим, Минзәлә, Түбән Кама һәм Актаныш районнары командалары катнашты. Бәйгедә һәр командадан 3 егет, 3 кыз- җәмгысе 42 укучы көч сынады. Ярышка старт бирелгәнче үк кызыксынып командаларны күзәткән арада, сер...
-
Күрүчеләр булса...
Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге тарафыннан, җинаять кылуда шикләнелүче Сираҗетдинов Рафик Салихҗан улы эзләнә. Ул 1962 елның 30 маенда Пермь өлкәсенең Губаха шәһәрендә туган, ТРның Тукай районы Сәет авылында яшәгән. Әлеге граждан төс-биткә 48 яшьләр чамасы күренә, буе 167 см, чәче кара төстә, кыска я пеләшкә алынган....
-
Өстәл теннисы
20-22 апрельдә Мамадыш районында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында өстәл теннисыннан республика чемпионаты узды. Анда районыбыз данын яклап Киров авылыннан Илшат Шәрифуллин, Ринат Камалов, Табанлыкүлдән Илвир Әхәтов, Тәкмәктән Мөнир Зарипов, Иске Сәфәрдән Марат Сибгатуллин, Әҗәкүлдән Илшат Могътазиров, Актаныштан Руслан Әшрәпов чыгыш ясады. Шәхси беренчелектә И.Шәрифуллин районнар арасында- II, республика күләмендә IV...
-
Явыз ниятлеләрдән сакланыйк!
Мордовия республикасының Саранск шәһәрендә кредитлар бирү белән бәйле мошенниклык очраклары теркәлгән. Кредит бирү турында игъланнарны алар төрле массакүләм-мәгълүмат чаралары аша җиткерәләр. Шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, йорт подъездларына "Поручительләрсез генә кредит" дип тамгаланган белдерүләрне урнаштыралар. Телефон номерлары: 8-960-333-75-93; 8-960-335-41-72. Әлеге номерлар буенча шалтыраткач, билгесез хатын-кыз үзен "Тинькофф" банкы хезмәткәре, 1986...
-
Талпан кечкенә, тик куркыныч
15 апрельдән талпан энцефалиты авыруларының сезоны башлана һәм сентябрь ае беткәнгә кадәр дәвам итә. Кечкенә генә булсалар да, әлеге бөҗәкләр бик күп проблемалар китереп чыгарырга ихтимал. Талпаннардан ничек сакланырга? Бәлагә юлыккан кешегә нинди ярдәм күрсәтергә? Бу һәм башка сорауларга ачыклык кертү йөзеннән кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә...
-
Европа илләрендә иммунлаштыру атналыгы
21-27 апрель-барлык Европа илләрендә иммунлаштыру атналыгы. Бу чара 2005 елдан үткәрелә башлады. Профилактик прививкалар ясату йогышлы авыруларны кисәтүдә төп чара булып тора һәм уртача ел саен 3 млн. кешенең гомерен һәм сәламәтлеген саклап кала.
-
Тәкә безнеке
28 апрель көнне "Лачын" боз-спорт сараенда Татарстан Республикасының беренче Президенты, якташыбыз М.Ш.Шәймиев кубогына 1996-1998 елгы яшүсмерләр арасында 2 көн дәвамында барган татар-башкорт милли көрәше буенча ачык турнирга йомгак ясалды. Район милли көрәш тарихында лаеклы урын алып килгән әлеге зур турнир быел үзгә буларак аеруча зурлап үткәрелде. Бәйгеләрне оештыру, үткәрү дәрәҗәсе,...
-
Район шахмат тарихына янә бер җиңү өстәлде
Күптән түгел Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылында РСФСРның атказанган укытучысы, күп еллар буена шул исемдәге урта мәктәп директоры булып эшләгән һәм шул җирлектә шахмат хәрәкәтенең башында торган Әхмәт Ганиев истәлегенә (ул үзе дә бик оста шахматчы булган) традицион шахмат турниры үтте. Ярышларга кечкенәләрдән алып өлкән яшьтәге шахматчылар да килгән иде....
-
Кызамык баш калкыта
Узган ел азагында һәм ел башында Россиядә кызамык буенча эпидемиологик торыш кискенләште. Кешеләр кызамыкны күбесенчә чит илләрдән йоктырып алып кайталар. Нигездә 35 яшькә кадәрге кешеләр прививка алмаганнар яки бер генә прививка алган булганнар. 2012 елның ике аенда Татарстанда да 13 кеше кызамык белән авырган, шуның эченнән 7се балалар, 6сы зурлар....
-
Районда җинаятьчелек һәм хокук бозуларның торышы
2012 елның 3 аена районда 45 җинаять теркәлгән (узган ел- 50). Җинаятьләрнең гомуми ачылышы 64,4 процент. Шәхескә карата 10 җинаять кылынган (узган ел- 16). Мөлкәткә карата- 26 җинаять. Мөлкәткә каршы кылынган җинаять төрләренә килгәндә, юлбасарлык факты-2, талау факты-2, урлашу факты- 21. Җәмәгать урынында - 4, урамнарда 3 җинаять кылынган. Балигъ...
-
“Сугыш өткән балачак“
ТР балалар китапханәсе ел башында балалар белән эшләүче китапханәләр арасында Бөек Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан "Сугыш өткән балачак" исеме астында электрон презентацияләргә конкурс игълан иткән иде. Районыбыздан да әлеге бәйгегә 13 китапханәченең эше җибәрелеп, шуларның өчесе призлы урыннарга лаек булды: Диләрия Гайсина (Такталачык), Рима Минһаҗева (Чуракай), Азия Гәрәева (Актаныш).
-
Егерменче язлар... Егерменче чыгарылыш...
Ул әле бик яшь. Аңа нибары 20. 1991 елның 10 маенда үзенең тарих язмасын башлап җибәргән Актанышның 2нче урта мәктәбе бүген шатлык дулкыны эчендә кайный. Әйе, кечкенә, әмма шактый әһәмияткә ия зу-у-ур юбилеен каршылады ул! "Анда яхшы укыталар!" Кечкенә генә күрше кызым бар минем. Кечкенә дип... 4нче сыйныфта белем ала....
-
Тукайның оныкчыгы – оста шахматчы
Тукай- ул мәңгелек. Үзенең иҗаты, бөеклеге белән һәрберебезнең йөрәгендә... Күптән түгел әлеге сүзләрнең хаклыгына үзем дә инандым, чөнки миңа аның үзен күрү бәхете елмайды. Хәер, үзен түгел, ә ике тамчы судай аңа охшаш, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның оныкчыгын очраттым. Актанышта район башлыгы бүләгенә регионара шахмат турниры узган көн иде ул....