Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

“Олимпия” безне чыныктырды

Актаныштан без өч кыз - Мөхәмәдуллина Алия, Госманова Алия, Хәлиуллина Гөлназ һәм Әхтәмов Арслан Чаллы шәһәренә "Олимпия" лагерена ял итәргә бардык. Ял гына иттек дисәк, бик дөрес тә булмас. Без анда мылтыктан атарга, АК-74не сүтәргә, җыярга өйрәндек. Төрле-төрле биеклекләрдән җиргә сикердек. Бик күңелле һәм дә азрак куркыныч та булды. Кама...

Актаныштан без өч кыз - Мөхәмәдуллина Алия, Госманова Алия, Хәлиуллина Гөлназ һәм Әхтәмов Арслан Чаллы шәһәренә "Олимпия" лагерена ял итәргә бардык. Ял гына иттек дисәк, бик дөрес тә булмас. Без анда мылтыктан атарга, АК-74не сүтәргә, җыярга өйрәндек.
Төрле-төрле биеклекләрдән җиргә сикердек. Бик күңелле һәм дә азрак куркыныч та булды.
Кама буена төшеп иртәнге күнегүләрне ясадык. Шулай ук кул сугышы да шунда үтте. Анда гына түгел, аланда да төрле кунг-фу хәрәкәтләрен өйрәндек. Волейбол, футбол,пионерболны да бик яраттык.
Учак ягуыбыз кызык та, мәзәк тә булып истә калды. Бик тырышып, мавыгып шалаш төзедек.Сокланырга да өлгермәдек, дус кызыбыз ялгыш кына кагылды да, ул ишелеп тә төште. Кабаттан эшләдек! Анысы беренчесеннән дә матуррак, нык булды. Табигатьтә пешкән аш-су телеңне йотарлык булды. Сыйландык рәхәтләнеп.
Эстафетада алты команда катнаштык. Противогазлар киеп тә йөгердек, автомат сүтеп-җыйдык, сетка астыннан йөрдек, турникта күтәрелдек, граната ыргыттык, кеше күтәреп тә чаптык.
Беркөнне иртәнге дүрттә уяттылар. Башта ни булганын аңламадык. Соңыннан гына искә төште - диверсантлар килгән. Музыканы акыртканнар, барысы да ата, петарда аталар. Куркуыбызданмы, бик тиз уяндык. Командирлар аңлаткач, диверсантларны эзли башладык.
Һәр көн файдалы, кызыклы, мавыктыргыч үтте. Төрлебез төрле якка таралышсак та хәзер, истәлекләр күңел түрендә яши. Яңа дуслар таптык, сәламәтлегебезне, физик әзерлегебезне ныгыттык. Ярышларда һәркайсыбыз да актив катнаштык, Актаныш форпост бүлеге Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев