Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Район спортчылары финалга узды

19 октябрь көнне Түбән Кама шәһәрендә "Татарстан Республикасының бадминтон федерациясе кубогы"на 1998 елгы һәм өлкәнрәкләр, 1999 елгы һәм кечерәкләр арасында зона ярышы узды. Әлеге бәйгедә Актаныш данын остаз Алгинат Гәрәев җитәкчелегендә белем һәм тәрбия алган 22 яшь спортчы яклады. 1998 елгы һәм өлкәнрәк яшьтәгеләр арасында Рәзил Хәбибуллин, Булат Исламов, Хәлил...

19 октябрь көнне Түбән Кама шәһәрендә "Татарстан Республикасының бадминтон федерациясе кубогы"на 1998 елгы һәм өлкәнрәкләр, 1999 елгы һәм кечерәкләр арасында зона ярышы узды. Әлеге бәйгедә Актаныш данын остаз Алгинат Гәрәев җитәкчелегендә белем һәм тәрбия алган 22 яшь спортчы яклады. 1998 елгы һәм өлкәнрәк яшьтәгеләр арасында Рәзил Хәбибуллин, Булат Исламов, Хәлил Фәхразиев, Гүзәл Бакирова, Энҗе Санеева, 1999 елгы һәм яшьрәкләр арасында Ильяр һәм Гөльяр Әхмәтдиновлар, Илүс Хәкимов, Гадел Басыйров, Гайшә Закирҗанова, Алинә Харисовалар II урын яулауга ирештеләр. Шулай ук, бәйге барышында IV, VI урыннар да безнеке булды.

Турнирның финал өлеше 20-22 декабрь көннәрендә мәркәзебездә узачак. Шуны да искәртеп китү урынлыдыр, 23 октябрь көнне, ягъни бүген, район тарихында тәүге тапкыр бадминтон буенча укучылар арасында район беренчелеге уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев