Последние комментарии
-
Көчле рух белән, шатланып яшәгез!
3-13 ноябрь - халыкара сукырлар декадасы. Шул уңайдан, үзебезнең район җирлегендәге сукыр инвалидларның хәленә кереп, якыннан күрешеп аралашулар да бүгенге көндә зур мәшәкатькә әверелде. Чөнки авылларга йөрүче автобуслар элеккечә көн саен йөрми. Сукыр инвалидларның туган көн һәм юбилейларын билгеләп, күчтәнәч кабын җылы сүзгә кушып тапшыру да сөендерер иде китек күңелләрен....
-
Кемнең чирлисе килми?
Сәламәт яшәү серләренә депутатлар икенче чакырылыш район Советының унберенче утырышында төшенделәр. Бу көнне аларга профессор, медицина һәм сәламәтлек саклауда югары технологияләр институты директоры Әфкат Галиуллинның бик тә кызыклы бер лекциясен тыңларга насыйп булды. Утырышның мондый борылыш алуы һәркемгә үз сәламәтлегенең никадәр кадерле булуына барып тоташадыр, мөгаен. Берәү дә үзенә чир...
-
“Игътибар: балалар!“
Агымдагы елның 9 ае эчендә республикада балалар катнашында 470 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда 17 баланың гомере өзелде, 485 бала төрле дәрәҗәдә яралар алды. Узган елның бу вакыты белән чагыштырганда үлүчеләр саны кимрәк, ләкин балалар катнашында аварияләр, аларда җәрәхәт алучы балалар күбрәк. Юл-транспорт һәлакәтләренә юлыгучы балаларның күпчелеге 7-14 яшькә туры килә-...
-
Сәламәтлек сагында
Шушы көннәрдә Актаныш хастаханәсендә сәер бер хәл булды.
-
Китапка мәхәббәт – китапханәче аша
Мәктәбебездә эшенең асылын төгәл белүче, аңа җаваплы караучы китапханәче эшли. Аның китаплар дөньясында һәр нәрсә үз урынында, шаулап үсеп утыручы гөлләреннән дә ниндидер бер җылылык бөркелә.
-
Кагыйдәләрне беләсезме?
Татарстан Республикасында ел башыннан 67 меңнән артык шофер үз машина тәрәзәләреннән пленка салдырган. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе искә төшерә: юл йөрү кагыйдәләре буенча ян-як һәм алгы тәрәзәләрнең яктылык үткәрүчәнлеге 70% ким булган автомашиналарны эксплуатацияләү тыела. Әлеге таләп, иң элек, юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген тәэмин итү кирәклеге...
-
Эшлим дисәң – эш җитәрлек
Үзеңне кая куярга белми, эшсезлек дип тормышны, дәүләтне сүгеп, кул кушырып утыру - ялкаулыкка бер сәбәп. Күпләр үзенә кирәген җирдән иелеп ала. Байтак кына бил бөгәргә туры килсә дә, шөкер, үзең эшләп тапканының яме дә, тәме дә үзгә. Сүзем үз көннәрен үзләре күрүче фермер хуҗалыклары хакында.Кемнең ничектер, әмма безнең телгә...
-
Көлке көлә килә...
Авыл мәдәният йортлары КВН командаларының 11 нче сезон ярышлары тәмамланды. Алар 5 зонада узды. Ярышларда 22 команда, 250 дән артык егет һәм кыз катнашты. Аеш, Теләкәй, Уразай җирлекләре әлеге конкурстан читтә калдылар. КВН - шактый катлаулы: фикер, фантазия, башкару осталыгы сорый торган жанрларның берсе. Ул авыл яшьләрен туплау, сәләтләрен ачу,...
-
Сак булыгыз: тычкан авыруы
Бөер синдромлы геморрагик бизгәк авыруы - авыр уза торган йогышлы авыру. Безнең төбәктә әлеге авыруны таратучылар булып җирән тычканнар санала. Урманнарның корыган, ауган агачлар, чүп үләннәре белән пычрануы, рөхсәт ителмәгән урында чүплекләр барлыкка килү кимерүчеләрнең күпләп үрчүенә китерә. Ауга чыкканда, балык тотканда, бакча, дачаларда эшләгәндә, бигрәк тә печән, салам белән...
-
600 гә җитәчәк
Октябрь аенда район хуҗалыкларында янә 49 эре мал җан тәслим кылган. Бу санны, бәлки, әйтеп, күрсәтеп тору да кирәкмидер. Чөнки ай саен терлекчелек тармагы эшчәнлегенә багышланган киңәшмәләрдә яктыртылган әлеге күрсәткеч- гадәти күренеш. Маллар үлеме буенча эш еллар дәвамында тотрыклы рәвештә бер югарылыкта бара. Шуның нәтиҗәсендә, соңгы 10 айда үлгән малларның...
-
Авыл халкын сөендерделәр
"Кече" Чалманарат авылында яшәүче Ралиф Яппаров, Максут Бәдертдинов, Ризат Мәгъданов, Илфар Ибраһимов, Илнур Әмиров, Илдар Габдрахимов үз техникалары белән авылга керә торган юлны төзекләндереп, авыл халкын сөендерделәр.
-
Югары Гәрәй авылы
Югары Гәрәй авылына баручы 800 метр юл төзекләндерелде. Күпергә торба салынды, тау формалаштырылды, ком түшәлде.
-
“Наратлы” хуҗалыгы
10 ноябрьдә "Наратлы" хуҗалыгы базасында кышка әзерлек, орлык әзерләү, техника ремонтлау буенча семинар үткәрелде. Семинарда хуҗалыкта хезмәтне оештыру, яңа төзелгән бозаулату, аерым саву, алмаш профилакторийлар катнашучылар тарафыннан югары бәяләнде.
-
Тәмәкенең зыяны
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы үткәргән сорауларга җаваплар нәтиҗәсеннән күренгәнчә, Россия тәмәке тарту буенча I урында тора. Россиядә барысы 43,9 миллион кеше тәмәке тарта. Бу исә ил халкының 40 проценты дигән сүз. Тартучыларның 60,2 проценты ирләр, 21,7 проценты хатын-кызлар. Статистика буенча 1 кеше көненә уртача 17 сигарет тарта. Тәмәке тарту нәтиҗәсендә...
-
Кубок кадетка калды
Шушы көннәрдә кадет-интернат мәктәбендә Хәсән Заман кубогына район мәктәпләрендә белем алган укучылар арасында пневматик коралдан ату ярышы узды. Җирлегебездә тәүге тапкыр уздырылган әлеге мәргәннәр бәйгесендә 23 команда (һәр командада 2 егет, 2 кыз), барлыгы 92 укучы көч сынады. Тулы мәгълумат газетаның җомга, 18 ноябрь, 2011 91 (9633) санында