Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кагыйдәләрне беләсезме?

Татарстан Республикасында ел башыннан 67 меңнән артык шофер үз машина тәрәзәләреннән пленка салдырган. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе искә төшерә: юл йөрү кагыйдәләре буенча ян-як һәм алгы тәрәзәләрнең яктылык үткәрүчәнлеге 70% ким булган автомашиналарны эксплуатацияләү тыела. Әлеге таләп, иң элек, юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген тәэмин итү кирәклеге...

Татарстан Республикасында ел башыннан 67 меңнән артык шофер үз машина тәрәзәләреннән пленка салдырган.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе искә төшерә: юл йөрү кагыйдәләре буенча ян-як һәм алгы тәрәзәләрнең яктылык үткәрүчәнлеге 70% ким булган автомашиналарны эксплуатацияләү тыела. Әлеге таләп, иң элек, юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген тәэмин итү кирәклеге белән үтәлергә тиеш. Караңгы тәрәзәле автомашиналарны эксплуатацияләүне тыю террорчылыкка каршы дәүләт программасы белән дә каралган. Татарстанда Бөтендөнья универсиадада катнашучыларны һәм кунакларны кабул итү башланачак, халыкның иминлеген тәэмин итүдә профилактик чараларны тулысынча чынга ашыру мөһим.
Ел башыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан яктылык үткәрүчәнлеге нормативларга туры килмәгән 67 меңнән артык автомашина дәүләт стандартларына яраклаштырылды. Бу эш дәвам итә.
Тәгәрмәчле транспорт чаралары тәрәзәләрендә яктылык үткәрүчәнлек таләпләргә туры килмәгәндә, РФ административ хокук бозулар турында Кодексның 12.5 маддәсенең 3 нче кисәге буенча җаваплылык каралган. Әлеге хокук бозылганда 500 сум күләмендә административ штраф салына.
Ике пүнәтәй каршында инспекторның машина тәрәзәсеннән тонировка пленкасын салдыру турында таләбен үтәмәгән шоферга карата РФ административ хокук бозулар турында Кодексның 19.3 маддәсенен 1 нче кисәге буенча (полиция хезмәткәренең законлы әмеренә буйсынмау) административ беркетмә төзелә ала. Әлеге хокук бозылганда, 500 сумнан 1000 сумга кадәр административ штраф, яки 15 тәүлеккә кадәр административ арест салына.
Шоферлар шулай ук 2012 елның 1 июленнән көченә керәчәк үзгәрешләр турында истә тотарга тиеш. Алар нигезендә караңгы тәрәзәле машиналарны эксплуатацияләү кагыйдәләре бозылганда, транспорт чараларын эксплуатацияләү тыела, дәүләт теркәве номерлары кимчелекләр төзәтелгәнче салдырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев