Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Сак булыгыз: тычкан авыруы

Бөер синдромлы геморрагик бизгәк авыруы - авыр уза торган йогышлы авыру. Безнең төбәктә әлеге авыруны таратучылар булып җирән тычканнар санала. Урманнарның корыган, ауган агачлар, чүп үләннәре белән пычрануы, рөхсәт ителмәгән урында чүплекләр барлыкка килү кимерүчеләрнең күпләп үрчүенә китерә. Ауга чыкканда, балык тотканда, бакча, дачаларда эшләгәндә, бигрәк тә печән, салам белән...

Бөер синдромлы геморрагик бизгәк авыруы - авыр уза торган йогышлы авыру. Безнең төбәктә әлеге авыруны таратучылар булып җирән тычканнар санала. Урманнарның корыган, ауган агачлар, чүп үләннәре белән пычрануы, рөхсәт ителмәгән урында чүплекләр барлыкка килү кимерүчеләрнең күпләп үрчүенә китерә.
Ауга чыкканда, балык тотканда, бакча, дачаларда эшләгәндә, бигрәк тә печән, салам белән эш иткәндә бу авыруны йоктыру ихтимал.
Бөер синдромлы геморрагик бизгәк авыруын вируслар китереп чыгара. Кимерүчеләрнең сидеге, тизәге, селәгәе белән вируслар тирә-якка таралалар. Вирус белән зарарланган һава- тузан, ризык, су аша һәм кимерүчеләр белән туры бәйләнешкә кергәндә (тотканда) геморрагик бизгәк авыруы кешегә җиңел генә йогарга ихтимал.
Актаныш таңнары Чәршәмбе, 16 ноябрь, 2011 90 (9632)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев