Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Көлке көлә килә...

Авыл мәдәният йортлары КВН командаларының 11 нче сезон ярышлары тәмамланды. Алар 5 зонада узды. Ярышларда 22 команда, 250 дән артык егет һәм кыз катнашты. Аеш, Теләкәй, Уразай җирлекләре әлеге конкурстан читтә калдылар. КВН - шактый катлаулы: фикер, фантазия, башкару осталыгы сорый торган жанрларның берсе. Ул авыл яшьләрен туплау, сәләтләрен ачу,...

Авыл мәдәният йортлары КВН командаларының 11 нче сезон ярышлары тәмамланды.
Алар 5 зонада узды. Ярышларда 22 команда, 250 дән артык егет һәм кыз катнашты. Аеш, Теләкәй, Уразай җирлекләре әлеге конкурстан читтә калдылар.

КВН - шактый катлаулы: фикер, фантазия, башкару осталыгы сорый торган жанрларның берсе. Ул авыл яшьләрен туплау, сәләтләрен ачу, шаянлык-тапкырлыкларын үстерү максатыннан үткәрелә.

Башка еллар белән чагыштырганда, зоналарда барган ярышларда бераз гына сүлпәнлек, бертөрлелек сизелде. Моның бер сәбәбе итеп авылда яшьләрнең аз булуы күрсәтелә. Булганнарын сәхнәгә бастырып булмый. КВН - характеры буенча яшьләр уены. Башкару осталыклары никадәр генә югары булмасын, сәхнә ветераннарыннан гына торган командаларның чыгышларын карау авыррак. Икенчедән, КВН - интеллектуаль уен, һәм үткән елларда командалар составының шактый өлешен авылның төп зыялылары -укытучылар тәшкил итә иде. Быел исә алар бөтенләй юк диярлек. Бәлки, шуның да тәэсире булгандыр, шаянлык, тапкырлык урынына сәхнәгә тупас урам мәзәкләре килеп менә. Киләсе елда игътибарга алынырга тиешле төп таләп тә фикернең, телнең чисталыгы булыр, мөгаен. Бу урында, чыгышларны исереклектән көлүгә генә кайтарып калдыру да килешле түгел икәнлеген искәртеп үтик.
Тулаем алганда, конкурс оешкан төстә, бик җылы барды. Зоналарда уңышлы чыгыш ясаучылар финал ярышларына килде. Тагын да зуррак әзерлек, дәрт, җиңү теләге белән. Һәр команданың кабатланмас үз йөзе, үз идеясе. Финал ярышлары зур күтәренкелек белән узды.
Беренче урынны Яңа Әлем авылының "Яңа гасыр" командасы яулады. Алар үз фикерләрен шаян һәм тапкыр итеп, гармониядә, сәнгатьчә һәм зур башкару осталыгы белән тамашачыга җиткерделәр. Режиссер - артист Алсу Моратова команданы тиешле югарылыкта әзерләгән.
Икенче урында Иске Кормаш җирлегенең "Базар" командасы. Алар инде уйланмаган бер сүз әйтмәс, хәрәкәт ясамас. Һәр чыгыш акыллы, матур итеп, зәвык белән эшләнгән. Башы, ахыры бар. Сокланып карап кына утырырлык. Гел сәхнәдә йөрер өчен генә туган Гөлназ Әхмәтгалиеваның да берничә ел элек бу ныклы командага килеп кушылуы Иске Кормаш мәдәни тормышына ямь өстәде.
Өченче урынны Күҗәкә авылының "Хәйбүш" командасы алды. Егет-кызлар КВНның матур үрнәкләрен күрсәттеләр. Бигрәк тә егетләрдә артистлык осталыгы көчле. Аларның һәр чыгышын тамашачы алкышлары озатып калды.
Финал ярышларында Киров, Яңа Кормаш, Богады командалары да катнашып, бик матур уен, күңелле тамаша тәкъдим иттеләр.
Зона ярышларында уңышлы чыгыш ясаган Әтәс авылының "Калай әтәч" һәм Тат. Ямалының "Алтын балык" командаларына ихтирамыбызны белдерәсе килә. Мәктәп укучыларыннан торган әлеге командалар үз җирлекләрендәге җитешсезлекләрне бик оста сурәтләп бирделәр. Яшьлек яменә төренгән уеннары күңелдә җылы тәэсир калдырды.
Алда драма коллективлары һәм халык театрлары смотры көтә.
Үзешчән артистларыбызга һәм мәдәният хезмәткәрләренә бу эштә дә уңышлар, күңел күтәренкелеге телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев