Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Китапка мәхәббәт – китапханәче аша

Мәктәбебездә эшенең асылын төгәл белүче, аңа җаваплы караучы китапханәче эшли. Аның китаплар дөньясында һәр нәрсә үз урынында, шаулап үсеп утыручы гөлләреннән дә ниндидер бер җылылык бөркелә.

Ике дистә елдан артык гомерен китапханәче эшенә багышлаган Әлфисә апа тынгысыз, эзләнүчән булуы белән аерылып тора, һәр үткәргән чарасына яхшылап әзерләнә. Үз һөнәренең остасы ул. Тырыш хезмәтенең җимеше дә татлы: "Иң яхшы мәктәп китапханәсе - 2010" бәйгесенең абсолют җиңүчесе, шулай ук, "Иң яхшы мәктәп китапханәсе-2011" бәйгесендә Гран-при иясе дә Ә.Гыймазова.
Авылда уңганлыклары белән ихтирам казанган Сәхия һәм Сәлах Хәйретдиновларның тату, үрнәк гаиләсендә тәрбияләнгән Әлфисә апа бала чагыннан ук әти-әнисеннән үзләштергән төпле киңәшләрне, яшәеш кануннарын күңеленә сеңдерә бара һәм тормыш сукмагында аларны башкалар белән ихлас бүлешә. Ул - сабыр, кешелекле, ярдәмчел һәм сизгер зат. Китапханә ишеген ачучы беркемне дә кире бормас, һәркемнең ихтыяҗын үтәр, кирәкле әсбапны кулына тоттырыр. Әлфисә апа үзе шигърияткә, моңга гашыйк кеше. Хисләре тулышкан яисә сагышланган мәлендә ул күңелендәгесен ак кәгазь битләренә, үзе чиккән бизәкләргә төшерә. Шигырьләрне сәхнәдән сәнгатьле итеп башкару осталыгына да ия. Әле күптән түгел булып узган нәфис сүз башкаручыларның Мәгыйс Әһлетдинов исемендәге район конкурсында икенче урынны яулады.
Октябрь ае - халыкара мәктәп китапханәчеләре айлыгы дип игълан ителгән иде. Әлфисә апа бу айлыкны ныклы әзерлекле, бай эчтәлекле чаралар, төрле кызыклы бәйгеләр, очрашулар, кичәләр белән үткәрде. Айлыкта V, III сыйныфлар өчен ачык библиографик дәресләр уздырды. Алтын көзгә багышлаган диварнамә чыгарды, әти-әниләргә ачык ишекләр көне үткәрде. Китап күргәзмәләре оештырды. "Каенкай" балалар бакчасының әзерлек төркеме нәниләре китапханәдә кунакта булып киттеләр. Ә айлык мәктәпнең актлар залында "Китап - киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең" темасына әдәби-музыкаль кичә белән төгәлләнде. Балалар шигырь укыды, мәкальләр әйтеште, табышмаклар чиште, китапка реклама күрсәтте. "Тукай безнең күңелләрдә" исемле викторинада көч сынашты. Изге Коръән китабы, Кызыл китап, Хәтер китаплары турында да кичәдә катнашучылар рәхәтләнеп тыңлады.
"Кешелек байлыгы - китап, ләкин китап тирәсендәге даирә тарая бара: укучы кулыннан китапны башта телевидение тартып алса, хәзер интернет тагын да кысрыклады. Китап - фикер йөртү алымы. Матур фикер йөртә белмибез икән, матур тормыш төзеп булмый. Яшәргә акыл туплау өчен, китапны һәрвакыт өстен куегыз!"- дигән зирәк сүзләрен җиткерде балаларга Әлфисә апа.
Рухи байлыгыбызны китаплар белән тулыландырып, иҗатка илһам өстәп эшләүче китапханәчебезгә без һәрвакыт рәхмәтле!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев