Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Сәламәтлек сагында

Шушы көннәрдә Актаныш хастаханәсендә сәер бер хәл булды.

Бер хатын, балаларын карамыйча, эчеп йөри, ире исә эшсез, инвалид икән. Шул балаларны Кадрия Трегулова җитәкләгән йогышлы авырулар бүлегенә салдылар. Балалар ач, ике-өч атна юынмаган, ОРВИ белән чирләгәннәр. Бүлектә эшләүче шәфкать туташлары Фиразия Фарисова, Зелина Зиннәтуллина, Фәрсия Нәгыймова, Фирия Гатауллина, Резеда Галиева, санитаркалар Зилә Шәмсиева, Айгөл Хәйретдинова, Мәүлидә Хәбирова, Гөлшат Хәбибуллина, Рәмилә Сәетова, Наилә Муллахмәтова, күзләрендәге яшьләрне сөртә-сөртә, шул балаларны ваннага салып, юып, кайнар аш, чәй белән сыйлап йөриләр. Бу хәлне күреп, бүлектә эшләүчеләргә сокланып, шаккатып утырдым. Гомумән, монда көне-төне тынгысыз эш. Кемдер тычкан бизгәге эләктереп килгән, температурасы 390Стан арткан, аны көне буе эшләп арыган Зелина Зиннәтуллина кичке сәгать биштә Чаллыга илтә китте. Ул да булмады- бер гаилә гөмбә ашап агуланып килгән. Кемнеңдер эче киткән, кемдәдер сары авыруы калыккан... Читтән карап торганда, мәхшәр кебек. Ә бит бу аларның көндәлек эше.
Гомумән, Кадрия Әнис кызы бүлектә бик тә кешелекле, сабыр, итагатьле шәфкать туташларын, санитаркаларны туплаган. Үзе 30 елга якын Актаныш халкына көнне-төнгә ялгап хезмәт күрсәтә ул. Әле алай гынамы - шушы күркәм холыклы хатын-кыздан коллективта көнләшүчеләр күпме? Мин аның намуслы, тырыш булуына, вакланмыйча, һичнигә игътибар бирмичә, халыкка чын йөрәктән ярдәм итүенә сокланам.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев