7 нче санлы «Алтынчәч» балалар бакчасында яңа җитәкче
7 нче санлы «Алтынчәч» балалар бакчасы коллективында үзгәрешләр: биредә яңа мөдир билгеләнде. Бу җаваплы вазифаны хәзер Закирҗанова Ландыш Рәдис кызы башкарачак.
Ландыш Рәдис кызы — мәгариф өлкәсендә зур тәҗрибә туплаган, үз хезмәтен яратучы һәм зур оештыру сәләтенә ия булган хезмәткәр.
Биографиядән кыскача белешмә:
-
Туган авылы һәм датасы: Ландыш Закирҗанова 1982 елның 2 апрелендә Әҗәкүл авылында туган.
-
Белеме: Минзәлә педагогика колледжын, аннары Мәскәү социаль-гуманитар институтын тәмамлап, югары һөнәри белем алган.
-
Хезмәт юлы: Үзенең педагогик эшчәнлеген ул «Ромашка» балалар бакчасында башлап җибәрә. Биредә ул балалар тәрбияләүнең барлык нечкәлекләрен үзләштерә.
-
Җитәкчелек тәҗрибәсе: 2014 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр Ландыш Рәдис кызы «Кояшкай» балалар бакчасы мөдире вазифасын уңышлы башкарды һәм үзен яхшы җитәкче итеп танытты.
Бу җаваплы постта ул күп еллар бакчаны уңышлы җитәкләгән һәм хәзерге вакытта лаеклы ялга киткән Альфира Харисованы алыштырды. Бакча коллективы һәм ата-аналар Альфира ханымга күпъеллык фидакарь хезмәте, балаларга биргән җылылыгы һәм белем бирү учреждениесен үстерүгә керткән зур өлеше өчен тирән рәхмәтләрен белдерәләр, аңа иминлек һәм ныклы сәламәтлек телиләр.
Ландыш Рәдис кызына яңа урында зур уңышлар, иҗади илһам, сабырлык һәм «Алтынчәч» балалар бакчасы дус коллективы белән бергә яңа үрләр яулавын телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев