Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Пучы картлар йортында яшәүчеләргә җылы юрганнар тапшырды
Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов бүген Пучы авылында урнашкан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булды, биредә тәрбияләнүчеләргә җылы юрганнар тапшырды.
Бүген Пучыдагы картлар һәм инвалидлар йортында ачык ишекләр көненә тиң матур көн булды. Иртәнге якта Актаныш районы инвалидлар җәмгыятенең актив әгъзалары күңелгә үтеп керерлек концерт программасы әзерләп, интернатта яшәүчеләрне сөендерде.
Әле генә Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов та интернат - йортта тәрбияләнүчеләрнең тормыш-көнкүрешләре белән танышып, өлкәннәр белән аралашып кайтты. Очрашуга район хакимияте вәкилләре бүләкләр белән килгәннәр. Ленар Рафак улы биредә яшәүчеләргә җылы одеяллар тапшырды. Шундый зур игътибардан язмыш тарафыннан кыерсытылганнарның күңелләре булып, җитәкчеләргә олы рәхмәтләрен җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев