Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Иҗтимагый оешмаларда

Пучы картлар һәм инвалидлар йортында Актаныш районы инвалидлар җәмгыяте коллективы бәйрәм концерты күрсәтте

Бүген Пучы картлар һәм инвалидлар интернат- йортында яшәүчеләргә зур бәйрәм- язмыш тарафыннан кыерсытылып гомер мизгелләрен хөкүмәт карамагында каршылаучыларга Актаныш районы инвалидлар җәмгыятенең иң актив әгъзалары концерт күрсәтте.

Пучы картлар һәм инвалидлар интернат- йортында 59 кеше яши, аларның 57се сәламәтлекләре буенча төрле дәрәҗәдәге инвалидлар. 21 кеше урын өстендә ята.

Менә шундый авыр язмышлыларның күңелләренә җылылык, наз бүләк итеп, Халыкара инвалидлар көне, инвалидлар ункөнлеге кысаларында Актаныш районы инвалидлар җәмгыятенең иң актив әгъзалары- җырга, биюгә, нәфис сүзгә сәләтле, кулларында гармун телләрен биетүче ханымнар һәм егетләр концерт күрсәтте.

Артистларның якты һәм дәртле чыгышларын карап тамашачыларның күзләренә елмаю очкыннары чагыла, таныш яшьлек җырларына үзләре дә кушылалар.

Актаныш районы инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова инвалид артистлардан туланган агитбригада белән картлар һәм инвалидлар оешмасына ел дәвамында килеп чыгыш ясауларын, аларны биредәге өлкәннәрнең көтеп алуларын әйтте.

Картлар һәм инвалидлар йортына кайлардан гына килеп яшәмиләр, Актаныш районы авылларыннан да, Татарстанның төрле шәһәр, районнарыннан да гомерләрен шушында уздыручылар шактый.

Инвалидлар декадасы кысаларында авыл җирлекләре вәкилләре үзләренең авылдашларының хәлләрен беләләр, күчтәнәчләр белән сөендерәләр. Бүгенге концертка Чишмә авылы инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фидания Наҗирова белән Әбелкасыйм Ибраһимов өйдә әзерләнгән салатлар, тозланган, маринадланган яшелчәләр, кайнатмалар һәм кышкы яңа киемнәр алып килгәннәр.  Әбелкасыйм абый замандашларын гармун уйнап җырлап та сәламләде.

Концертны Чөгәнә авылы мәдәният йорты җитәкчесе Алсу Арсланова һәм Әҗәкүл клубы җитәкчесе Илнур Могътазиров алып барды. Илнур абый белән бергә Татар Ямалысы авылыннан Дәвир Галиев, Гөлназ, Әҗәкүлдән коляскада гына хәрәкәтләнсә дә актив тормыш белән яшәүче Лилия Вәлиева бәйрәмнәрне дәртле, моңлы җырлары белән бизәделәр.

Пучы авыл җирлеге башлыгы Фәрит Фәйзуллин картлар һәм инвалидлар йорты хезмәткәрләренә, коллективка карата бик тә рәхмәтле булуын белдерде. Үз гаиләләренә, балалары, туганнары янына сыймаган төрле төбәкләрдән җыелган ятим-җилпеләрне авырсынмый тәрбиялиләр, ашаталар, эчертәләр, медицина ярдәме күрсәтәләр. Бу эшләрнең барысын да хатын-кызлар башкара. изге күңелле ханымнарга рәхмәттән башка сүз юк. Флүсә Вәгыйзова интернатта 2011 елдан бирле эшли. Хәзерге вакытта ул урын өстендә ятучыларны тәрбияли, сиделка булып эшли. 

Интернатта яшәүчеләрне көнгә дүрт тапкыр ашатабыз. Өч тапкыр асларын алыштырабыз. Нинди йомышлары бар, барысын да үтибез. Миңа бу эшләрдә нянялар да булыша. Безгә бик рәхмәтлеләре дә бар, кайберсенә ярап та бетеп булмый.

Биредә барысы да аяныч язмышлы кешеләр, шуңа күңелләре дә каткандыр дип уйлыйбыз. Аннан интернатта яшьләрнең артуы борчый. 1980 нче, 1975 нче елгы хатын-кызлар, ир-егетләр безнең күзгә карап ята, бик кызганыч. Минем белән бер елгы Инга исемле хатын 5 нче каттан сикереп гарипләнгән. Гәүдәсенең билдән түбән өлеше хәрәкәтләнми. Ике улы килеп, хәлен белеп китәләр,- ди иртәнге алтыдан кичке бишкә кадәр картлар һәм инвалидлар йортында эшләүче Флүсә.

 Әлбәттә, урын өстендә ятучыларга инвалид артистларның җырларын бүлмәдән генә тыңлап ятарга туры килә. Ә аяк өстендә йөрүчеләр, җырчыларга алда әйткәнчә, кушылып та җырладылар, рәхмәтләрен белдерделәр.

Монда барысы да әйбәт. Кешегә кешелеклеләр, яхшылап карыйлар. Мин Яңа Әлемдә хуҗалыкта эшләдем, тракторчы идем, беркайчан өйләнмәдем, хатыным, балаларым юк. Концертны бик әйбәт куялар, күзләргә яшьләр килде. Яшь чаклар искә төште,- ди 71 яшьлек Рәмзи Харисов.

 

Концертны оештыручылар һәр кунакның рухы күтәрелерлек итеп җылы һәм дустанә атмосфера булдырырга тырыштылар. Мондый чаралар сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен зур әһәмияткә ия, үзләрен җәмгыятьнең тигез хокуклы әгъзалары итеп тоярга ярдәм итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев