Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов район җитәкчелеге белән мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген карады

Бүген Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова һәм мәгариф идарәсе җитәкчелеге мәктәпләрнең яңа 2024-2025 нче уку елына әзерлеге белән танышты.

Актаныш районы мәктәпләре яңа 2024-2025 нче уку елына тулысынча әзер. Мәгариф учреждениеләре биналары барысы да төзек, һәр тарафта чисталык, пөхтәлек.

Мәктәп директорлары җәйге каникулда нинди эшләр башкарылган, район җитәкчеләренә шулар хакында аңлатып, күрсәтеп сөйләп бирә. Булган проблемаларның барысы да хәл ителерлек.

Мәсәлән, Мари Суыксуы мәктәбендә укытучылар район башлыгыннан авылара юлларны карауны сорадылар. Ленар Зарипов беркемнең дә үтенечен игътибарсыз калдырмады, юлларга ком салыначагын әйтте.

Укытучылар, хәтта мәктәп кабинетлары, коридорлары укучыларның шау-шулы шат авазларын зарыгып көтә. Парталар, урындыклар, күрсәтмә әсбаплар, китап-дәреслекләргә кытлык юк.

Укытучылар  Сәфәр, Аккүз, Мари Суыксуы мәктәпләре яңа уку елын яңа җитәкчеләр белән каршы ала. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов аларга яңа вазыйфада уңышлар теләде, коллективларны исә җитәкче белән бер фикердә булып, аңлашып эшләргә чакырды.

Кайсы гына мәктәпкә килеп кермә, бик матур, каралган бакчалар каршы ала. Яшелчәлектә кишер, суган, кәбестә кебек культуралар күпләп үстерелә. Язын мәктәпләрне «Татпотребсоюз» җәмгыяте бушлай орлыклар, үсентеләр белән тәэмин итә, хәзер инде укучылар үз көчләре белән утырткан, тәрбияләп үстергән яшелчәләрдән мул уңыш җыеп ала.

- Әлеге уңышны санитар таләпләр буенча укучыларга ашханәдә ашатырга ярамый. Шунлыктан яшелчәләр мәктәпләрнең керем чыганагы. Кишер, суган, кәбестәне ярминкәләрдә саталар, мәктәптән дә авыл халкы килеп алып китә. Әлеге акчаларга мәктәп кабинетларга ремонт үткәрә, кирәк-яраклар сатып ала. Шулай ук җиләк үстереп табыш алучы мәктәпләр дә арта. Карап, тәрбияләп үстергәндә җиләктән шактый табыш алырга мөмкин,-  ди мәгариф идарәсе мөдире Раниза Шакирова.

Актаныш районы мәктәпләре төрле программаларда катнашып, материаль-техник базаларын ныгыта, укучыларга заманча шартларда белем һәм тәрбия алу мөмкинлеген арттыра.

Мәсәлән, Такталачык һәм Иске Байсар мәктәпләрендә «Үсеш ноктасы» үзәкләре төзелде.  Уразай, Теләкәй, Әтәс мәктәпләре ашханәләре Татарстан Республикасында гамәлдә булган «Мәктәп ашханәләрен төзекләндерү» программасы кысаларында ремонтланды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев