Бердәм сайлау көнендә каядыр барасыгыз булса, җирле комиссиягә хәбәр итегез
2025 елның 14 сентябрендә Бердәм сайлаулар көнендә Татарстан Республикасының Актаныш районында ике төрле сайлаулар узачак. Беренчесе- Татарстан Республикасы Рәисен сайлау, икенчесе- җирле хакимияткә депутатлар сайлау.
Татарстандагы сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләре тарафыннан бүгенгә Татарстан рәисе вазыйфасына дүрт кандидат тәкъдим ителде: «Бердәм Россия» партиясеннән Рөстәм Миңнеханов, ЛДПРдан Руслан Йосыпов, КПРФтан Хафиз Миргалимов, «Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе»ннән Виталий Смирнов.
Актаныш районындагы 200 сайлау округына 272 депутатлыкка кандидат теркәлде. Шулар арасыннан 200 депутат сайланачак. Алдан сайлау мөмкинлеге җирле хакимият органнарына сайлау буенча гына үткәрелә.
Җирле хакимияткә депутатлыкка кандидатларның барысы да документларын тапшырды, теркәлү үттеләр. Бу хакта райондашлар Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе сайтында таныша ала, – дип ачыклык кертте Актаныш районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Ойгөл Мирзашәрипова.
Әгәр 14 сентябрьдә яшәү урыныгызда була алмыйсыз, каядыр китәргә җыенасыз икән, бу хакта җирле сайлау комиссиясенә хәбәр итегез. Бүгеннән яшәү урыны буенча алдан тавыш бирүне сорап Дәүләт хезмәтләре порталына, күпфункцияле үзәккә яки сайлау комиссиясенә килеп гариза язарга мөмкин. Бу карар Татарстан Республикасы территориясе чикләреннән чыкмаганда гына гамәлдә.
Алдан сайлаулар Бердәм сайлаулар- 14 сентябрьгә ун көн кала башланачак.
Ләйсән Газизова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев