Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Яңа Әлем мәктәбенең «Үсеш ноктасы» үзәгендә парламент дәресе узды

Яңа Әлем мәктәбенең «Үсеш ноктасы» үзәгендә җәмгыять белеме укытучысы Динара Айдар кызы Гыйльманова «Без - Рәсәй гражданнары» темасына 8-9 нчы сыйныф укучылары өчен парламент дәресе үткәрде.

 Быел парламент дәресләре милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр елына багышланган. Дәрескә авыл җирлеге башлыгы Марат Мирзаһидан улы Исламов, мәктәп директоры Илназ Илшат улы Шәрипов һәм район Советы депутаты, җаваплылыгы чикләнгән "Башак" хуҗалыгы җитәкчесе Илүс Илдус улы Ярмиев кунак итеп чакырылдылар. Дәрес барышында дәүләт, дәүләт символлары, гражданлык, кеше хокуклары һәм бурычлары, милләт төшенчәләре чагылдырылды. Дәүләт милли сәясәтенә аерым игътибар бирелде. Укучылар кызыклы видеоролик карадылар, фикер алыштылар. Дәрес барышында кунакларга да сүз бирелде. Алар да, дәрес темасын яктыртып, бик күп файдалы һәм кызыклы мәгълүмат сөйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев