Иминлек каешын эләктермәү һәм телефоннан сөйләшү һәлакәткә китерде
Бүген район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгының чираттан тыш утырышы узды.
Кичә, 19 июнь көнне Актанышбаш авылындагы ферма янында көпә-көндез юл һәлакәте булды. Фаҗига вакытында бер райондашыбызны югалттык. Һәлак булган пассажир иминлек каешын эләктермәгән булган. Хәзерге вакытта әлеге фаҗига буенча тикшерү эше бара. Бу хакта район ЮХИДИ идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Артур Җиһаншин җентекләп сөйләде.
Район җитәкчелеге, хокук саклау органнары вәкилләре һәм башка ведомствоара юнәлеш башлыклары катнашындагы утырыш нәкъ тә әлеге фаҗига уңаеннан үтте дә инде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов Актаныш юлларында юл куркынычсызылыгын тәэмин итү өчен әле эшлисе эшләрнең күп булуын әйтте. Бигрәк тә урамнарда, балалар күп йөри торган урыннарда тизлекне киметүне хәбәр итүче юл билгеләре, ясалма түмгәкләр җитешми. Акрынлап Актаныш юлларындагы чокыр-чакырлардан котыла барсак та, әле авыл араларындагы юлларның бик күбесе төзекләндерү көтә.
Авыр йөк автомобильләре дә юлларыбызны какшатуда, җимерүдә зур өлеш кертә. Сабантуй вакытында зур габаритлы йөк машиналары районга кертелмәде. Район башлыгы Ленар Зарипов, закон таләпләренә туры китереп, Актаныш авылы үзәгенә зур йөк автомобильләрен бөтенләй кертмәскә кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. Әлеге тәкъдимне тормышка ашыруда Мөслим район үзәге үрнәге мисалга китерелде.
Бүген тагын бер мөһим фактор- җәйге каникулларда аеруча нык күбәеп киткән мопедлар, скутерлар да юлларда куркыныч тудыра. Укучы балалар, яшьләр олыларның кисәтүенә карамастан, тизлек режимын, иминлек кагыйдәләрен сакламыйча юлда йөрүләрен дәвам итә. Шулай ук югары тизлек яратучы, тәрәзәләрен тулысынча каралтып тонировкалаган автомобиль йөртүчеләр шактый. Аларның инде исемлеге билгеле. ЮХИДИ хезмәткәрләренә мондый тәртип бозучылар белән профилактик әңгәмәләр үткәрү, иминлек кагыйдәләрен төшендерү бурычы куелды.
Алдагы юл иминлеген тәэмин итүгә багышланган утырыш 30 май көнне узган иде. Утырыш карарлары үтәлешенә дә бүген нәтиҗә ясалды. Кызганыч, аларның нибары икесе генә тулысынча тормышка ашырылган. Ленар Рафак улы юл иминлеген булдыруда райондагы җитәкче-белгечләрнең үз вазыйфаларына җаваплы карауларын сорады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев