Җитәкчеләр киңәште: район хакимиятендә авыл башлыклары белән очрашу узды
Бүген район хакимиятенең утырышлар залында Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендә авыл җирлеге башлыклары белән киңәшмә узды.
Киңәшмә барышында район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов, аның инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов, социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева, район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев, Актаныш районы террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе секретаре Люция Корбанова чыгыш ясап, җирлек башлыкларының сорауларына җавап бирделәр.
Районыбызда су белән тәэмин итүдә буенча күп кенә проблемалар чишелеш көтә. Бүген Актанышның үзендә, авыл җирлекләрендә халыкка җитәрлек күләмдә су бирү буенча төзү-төзекләндерү эшләре башкарыла. Табигать шартлары елдан-ел үзгәрү, корылыклы елларның элеккечә ун елга бер тапкыр түгел, ә ике елга бер тапкыр кабатлануы су ресурсларының кимүенә китерде.
Табигый сулыклар-елгалар, күлләр, буалар саега. Бу җир астындагы грунт суларына да кагыла. Шуңа күрә су белән тәэмин итүдә авырлыклар туа. Әмма районда яшәүчеләр тарафыннан да су куллануның тиеш булганнан артып китүен әйтергә кирәк.
Исәпләгечсез генә судан файдаланучылар барлыгы җитәкчеләргә яхшы таныш. Көн дәвамында, яки төн буе бәрәңгегә су сиптерүчеләр, зур-зур бассейннар ясап аны сәгатьләр дәвамында тутыручылар кайвакыт кемнеңдер чәй куярга да суга тилмергәнен белеп бетерми ахры. Безнең халыкта суны кадерләү, аны әрәм-шәрәм итмәү югалып бара.
Шуңа да карамастан яңа су чыганаклары эзләү һәм табу, аларны рәсмиләштереп кулланылышка кертү мөһим. Район башлыгы Ленар Зарипов бу уңайдан авыл башлыкларына федераль һәм республика программаларында катнашырга тәкъдим итте.
Рөстәм Ильясов авыл җирлекләрен су белән тәэмин итүдә яңалык барлыгын җиткерде, бу эшне сентябрь аеннан "Коммунсервис-Актаныш" ҖЧҖ үз өстенә ала. Моңарчы "Гидросервис" ҖЧҖ бу эш белән шөгыльләнгән иде.
"Оешмалар алышынса да су белән тәэмин итүнең сыйфаты яхшырырга тиеш", дип ассызыклады Ленар Рафак улы.
Авыл җирлекләрендә яңа салынган йортларны рәсмиләштерү, дәүләт оешмаларының "Госпаблик"ларда аккаунтларын алып бару, авыл мәдәният йортларының яңача тәртиптә эшли башлавы, үзара салым акчаларын тиз арада үзләштерү буенча җитәкчеләр тарафыннан ныклы аңлату булды.
Люция Корбанова илебездә махсус хәрби операция үткәрү белән бәйле рәвештә сәнәгать, ягулык-энергетика комплекслары, шулай ук республиканың транспорт инфраструктурасы объектларында диверсия-террорчылык актлары ясау куркынычы артуын белдерде.
Бу барыбызга да уяулыкны арттырырга, җирлеккә читтән килгән ят кешеләргә, моңарчы игътибарлы булырга кирәкле турында сөйли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев