Актаныш

Актаныш районы

16+
Хакимият сәгате

Коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе утырышында

Бүген Актаныш муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе утырышы узды. Утырышны комиссия рәисе, муниципаль район башлыгы Ленар Зарипов ачып җибәрде.

 

Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

2024 ел өчен уздырылган декларация кампаниясе нәтиҗәләре турында Актаныш муниципаль район Советының кадрлар белән тәэмин итү секторы мөдире Касыймова Дания Рәсим кызы чыгыш ясады. Ул декларация кампаниясе нәтиҗәләрен тәкъдим итте, гражданнарның хакимияткә ышанычын арттыру өчен декларацияләрдә үтә күренмәлелекнең һәм ачыклыкның мөһимлеген билгеләп үтте.

Коррупциягә каршы көрәш коралы буларак дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге базасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү системасын камилләштерү турында. Доклад белән Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Сираева Лиана Рамил кызы чыгыш ясады. Үз чыгышында ул күрсәтелүче хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту һәм процедураларны гадиләштерү коррупция күренешләре куркынычын сизелерлек киметә, дип ассызыклады.

2024 елның 1 яртыеллыгында муниципаль милектә булган җир кишәрлекләрен, күчемсез мөлкәтне милеккә һәм арендага бирү йомгаклары турында (шул исәптән алардан нәтиҗәле файдалануны тикшереп торуны һәм бурычлылар белән аренда түләве буенча дәгъва кылуны да кертеп)  Актаныш муниципаль район Советының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы Рәисе Зәйнетдинов Булат Рифат улы хисап тотты,  муниципаль милекне куллануны контрольгә алу һәм җаваплылыкка басым ясады, әлеге өлкәдәге эшләрнең торышы турында мәгълүмат бирде.

Катнашучылар комиссия эшенең нәтиҗәлелеген арттыру юллары һәм районда коррупциягә каршы көрәш буенча алга таба адымнар турында фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев