Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Чемпионнарыбызны котлыйбыз: Аклы-каралы эзләрдән барган уеныгыз гел җиңүгә илтсен!

Авыл җирлегендә яшәүче укучылар арасында Актанышның яшь шахматчылары Бөтенроссия ярышларында беренче урын яулады.

Районыбыз командасы инде унынчы тапкыр бу дәрәҗәле бәйгедә чемпион булып калды.

Актанышның данлы исемен Россиягә таныткан, мәртәбәле җиңүләр белән районыбызга мактаулар алып кайткан зирәкләр белән бүген районыбыз башлыгы Ленар Зарипов очрашты, җиңүчеләргә ихлас котлауларын җиткерде. 

Менә алар безнең акыл спорты батырлары: Данияр Латыйпов, Раяна Латыйпова, Фирүзә Нәбиева, Тимур Шаязданов, Рәзилә Нәбиева, Еаил Әхмәтов, Амелия Зиннурова, Замира Галиева.

Әлеге укучыларда шахмат спортына карата мәхәббәт уятып, алар белән даими шөгыльләнеп, чемпион исеменә кадәр юл үткән остазлар- Фәһим Галимов белән Илдар Имамов бүгенге очрашуга сөенеч хисләре кичереп килгәннәр. 


-Никадәр җиңүләр яулап кайтып, мондый игътибарны укучыларыбыз әле бүген генә тоя. Ленар Рафакович, сезгә зур рәхмәт! Без генә түгел, сезгә авыл җирлегендә яшәүче укучылар арасында Бөтенроссия шахмат ярышлары оештыру комитеты да сезгә рәхмәтен белдерде, - дип Фәһим Галимов Ленар Рафак улына котлау хаты тапшырды. 


Ленар Зарипов командага, остазларга зур рәхмәтен җиткерде.

- Шахмат- балаларда мөстәкыйльлек тәрбияли, бу уенда шахматчы бары үз белеменә һәм көченә ганә таяна ала. Шахмат спорты алдан күрүчәнлекне, стратегияне, игътибарлыкны үстергән спорт төре.

Балаларга, аларның ата-аналарына ихластан рәхмәт. Киләчәктә дә яңадан-яңа җиңүләргә ирешергә язсын. Укуыгызда да уңышларга ирешегез! Балаларга белем һәм тәрбия биргән Фәһим абый белән Илдар Сәрдәр улына аерым рәхмәт.. Алар районыбызда шахмат спортын югары дәрәҗәгә күтәрде. Сезне Остазлар көне белән дә ихластан котлыйм!- диде Ленар Рафак улы.

Районыбыз башлыгы аерым уңышларга ирешкән кызлар, егетләрнең һәммәсенә кабат кубокларын, дипломнарын тапшырды. Шулай ук җиңүчеләргә район башлыгының аерым Рәхмәт хатлары да әзерләнгән иде. 

Бу җылы, дустанә мөнәсәбәтләргә корылган истәлекле чарада ярышлар барышы турында да сөйләшү узды. Спортчыларбыз теләк-тәкъдимнәрен, үтенечләрен җиткерделәр.  Җитәкчеләр һәм остазлар аларны хәл итү юллары буенча фикерләштеләр. 

Фотоларны бу сылтамадан карагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев