Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Такталачык җирлегендә мал саны арткан, грантлар кайткан, үзара салым акчасы халык өчен эшли, ә башлык...

Районыбызда бу көннәрдә халык җыеннары гөрли. Бүген Такталачык авыл җирлегендә дә 2023 елга хисап ясау, 2024 елга планнар төзү киңәшмәсе узды. Сходта Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов катнашып, илебездәге бүгенге вәзгыять, районыбызның социаль-икътисади үсеше турында таныштырды, җирлек башлыгы эшчәнлегенә бәя бирде.

Халык җыенына авыл башлыгы Марс Мансуров якты йөз белән килгән, чөнки җирлектә башкарылган эшләр күз алдында, алар күп, алар халык өчен дип ихластан янып-көеп башкарылган.

Киңәшмәне ачып Марс Тимерхан улы районнан килгән вәкилләре белән таныштырды , чыгышын исә нәкъ менә үзара салым акчалары тотылышына хисаптан  башлады. 

2023 елда үзара салым акчасын Такталачык җирлегендә 18 яше тулган һәр кеше саен 1000 сумнан җыйганнар. Югары һәм махсус уку йортының көндезге бүлеге студентлары, 1нче төркем инвалидалр һәм махсус хәрби операциядәге авылдашларын үзара салым түләүдән азат иткәннәр. Шулай итеп барысы 605 мең сум акча тупланган.

Татарстан хөкүмәте ярдәме белән дүрткә арттырылгач, 3 миллион 25 мең сум акча булып янә җирлеккә кайткан. Бу суммаларга урам юлларын карау, елга буйларын эррозиядән саклау максатыннан агачлар утырту, иске мәктәпне сүтеп урынын чистарту, анда истәлек билгесе кую, су магистральләрен төзекләндерү, зиратларны тәртипләү һәм башка күпсанлы эшләр башкарылган. 

Илдәге вәзгыять авыл җирлегендә яшәүчеләрне дә нык борчый.  Такталачыкта туып-үскән 8 ир-егет махсус хәрби операциядә катнаша. Авыл югалту ачысын да татырга өлгерде, Такталачыкның ике батыры илебез мәнфәгатьләрен яклап һәлак булды. 

Махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәм йөзеннән оештырылган "Без бергә!" концертлары да иң беренче булып Такталачык сәхнәсендә куелган. Гуманитар ярдәм әзерләүдә дә такталачыклылар үзләреннән бердәм өлеш кертәләр.  

Ел башында җитәкчеләрдә терлек асраучылар кимер дигән борчу булган. Әмма киресенчә, җирлектә маллар саны арткан. 5 гаилә кече фермалар төзү, киңәйтү максаты белән грантлар откан, өлкәннәр дә сыер-танасын бетермәгән. Шәхси хуҗалыклардагы гомуми терлек саны 14кә ишәйгән.

Марс Мансуров авыл тормышында актив катнашкан авылдашларына, бәйрәмнәр, чаралар оештыруда ярдәм итеп торучы иганәчеләргә рәхмәт белдерде. Ветераннар үрнәгендә яшьләрне киң җәмәгатьчелек белән аралашып, чараларда катнашып яшәргә чакырды. Такталачыкта үзешчән сәнгать юнәлешендә бик матур эшчәнлек оештырылды, театр труппалары гына да икәү аларның. 

Марс Тимерхан улы җәйге чорда бәрәңге бакчасына су агызган гражданнарны да кызартып алырга онытмады, әйе, бу проблема бар, һәм бер Такталачыкка гына да хас түгел. Кемдер чәй куярга суга тилмергәндә , кайберәүләрнең кран суы белән бакча сугаруы бер кысага да сыймый. Кыскасы чыгыш авылның төрле яклы тормышын үз эченә алган иде. 

Шундый тирән эчтәлектәге, күләмле хисабын тәмамлагач, Марс Мансуров авылдашларын жалоба язудан, кемгәдер әйтеп шикаятьләр яздырудан туктауларын үтенде. Чөнки иң җиңел эш - гаеп эзләү. Инде чыгыш тәмамланды дигәндә генә, барыбызны да гаҗәпләндереп, авыл башлыгы эштән җибәрүләрен сорады. 

Икенче булып сүз алган "Таң" хуҗалыгы җитәкчесе Рафис Миңнеханов  авыл җирлеге башлыгы эшчәнлегенә уңай бәясен бирде. Хуҗалыкның бүгенге торышы белән таныштырды. 

Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән Рушан Мөхәммәдиев район авыл хуҗалыгы тармагындагы яңалыклар, мал асраучылар, кош-корт тотучыларга күрсәтелә торган дәүләт ярдәме хакында сөйләде.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы бүлеге җитәкчесе Рәдиф Баһавиев халыкка мошенниклык очракларыннан сак булу, уяулык кирәклеген ассызыклады. Җирлектә җинаятьчелек очраклары бөтенләй юк дәрәҗәдә. Моның өчен Рәдиф Җәүдәт улы җирлек җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде. Җитәкчеләр әйткән яла ягу фактына карата закон тарафыннан нинди төрдәге җинаять эше ачылуы хакында аңлатты.

Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фиргать Абдрахманов шәхси хуҗалыклардагы мөгезле эре терлекләрдәге лейкоз авыруыннан котылу, терлекләргә чиплар кую һәм яңа гына баш калкыта башлаган кош гриппыннан саклану хакында киңәшләрен җиткерде.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Россиядә, Татарстанда һәм, әлбәттә, районыбызда алып барылган сәяси, социаль-икътисади эшчәнлек хакында бәян итте. Махсус хәрби операциядә катнашучы батыр уллар үстергән такталачыклыларга рәхмәтен белдерде, сугышчыларга күрсәтелгән ярдәм турында телгә алып, "Җиңүдә һәрберебезнең өлеше булачак!" диде.

Районыбызда зур төзелешләр алып барыла, республиканың 23 программа, 4 федераль программасы аша финанслар җәлеп ителгән. Республикада эшли торган 53 программаның 25 ендә Актаныш актив катнаша. Юллар, мәдәният йортлары, ФАПлар яңара. 2024 елга да планнар колачлы- авыл советы биналары, мәктәпләр, участок хастаханәләре, күпфатирлы йортлар төзекләндереләчәк. Юллар төзү, газлаштыру, су үткәрү, ял парклары төзү күздә тотыла. Җирлектә Такталачык клубын һәм Түмерҗә юлын төзекләндерергә дә ярдәм булыр, дип ышандырды Ленар Рафак улы. 

Ә җирлек башлыгының эштән китү фикеренә җитәкчебезнең җавабы халык уе белән тәңгәл иде, чөнки Ленар Зариповның сүзләрен хисап җыенында катнашучылар алкышлап хуплады:

Авылыгыз гөрләп тора, халкы матур, барысы да эшчәннәр! Марс Тимерханович, яла, шикаятьләрне ничә тапкыр язсалар да, авыл халкы синең өчен бердәм күтәрелеп яклады. Авылда хөрмәтең зур.  Алда сайлаулар тора, илебездә четерекле ситуация, дөнья тыныч түгел. Мондый авыр вакытта авыл халкын кемгә калдырып китмәкче буласың? Кемгә карап торсыннар алар? -дип үз фикерен әйтте район башлыгы.

Җирлекнең ветераннар Советы рәисе дә, башкалар да район башлыгын хупладылар, Марс Мансуровка рәхмәтләрен әйтеп, алга таба да бергә эшләргә чакырдылар.

Җыен күтәренке рухта тәмамланды, авыл башлыгы актив авылдашларын бүләкләр белән хөрмәтләде. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев