Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Таныш булыгыз – яңа җитәкче

Таныш булыгыз – яңа җитәкче. Хәер, Илфак Шамил улы Бариев күпләребезгә таныш кешеләрнең берсе.

Бүгенге көннән Актаныш муниципаль район хакимиятендә Башкарма комитетның эшләр идарәчесе вазыйфаларын башкарачак ул.

Илфак Шамил улына ихластан уңышлар теләп калабыз. Районыбыз өчен ят кеше түгел, һәр мәсьәлә, район сулышы, халыкның яшәеше белән хәбәрдар.

Кыскача белешмә:
Илфак Шамил улы 1972 елның 20 октябрендә Актаныш районы Зөбәер авылында туган. 1995 елда Казан дәүләт педагогия институтын (география һәм биология укытучысы,), 2015 елда Казан (Идел буе) федераль университеты (җирле үзидарә органнарының халык белән хезмәттәшлеге: заманча технологияләр) тәмамлый.

Хезмәт юлы:

19.08.1996 география укытучысы, Иске. Кормаш урта мәктәбе.
11.01.2006 география укытучысы, тәрбия эше буенча директор урынбасары, Актаныш урта мәктәбе.
15.10.2012 Татарстан Республикасы Актаныш районы Актаныш авылының социаль һәм мәгърифәт эше бүлеге башлыгы.
21.09.2015 Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары
10.10.2018 Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары, Актаныш муниципаль районы Советы Рәисе урынбасары
26.08.2019 Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе
08.2019 Г. Тукай муниципаль районы Башлыгының инвестицион проектларны үстерү мәсьәләләре буенча ярдәмчесе
09.2019-2023 елның 7 ноябренә кадәр Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

1

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев