Актаныш

Актаныш районы

16+
Халкыбыз җәүһәрләре

Бүген, 18 май- Халыкара музейлар көне: Актаныш районында дәүләт һәм җәмәгать музейлары турында

Актаныш районы мәдәни тормышында музейлар аеруча мөһим урын били. Алар төбәкнең бай тарихын, милли традицияләрен, күренекле шәхесләре турындагы мәгълүматларны саклап, киләчәк буыннарга җиткерүче үзәкләр булып тора.

Район территориясендә дәүләт статусындагы музей учреждениесе – «Актаныш районы туган якны өйрәнү музее» ДБУ (Актаныш авылы) эшләп килә. Әлеге музей район тарихын, мәдәниятен, көнкүрешен чагылдырган бай экспозицияләре белән билгеле. Биредә археологик табылдыклар, этнографик экспонатлар, документлар һәм фотоматериаллар тупланган.

Музейның Әнәк авылындагы филиалы – Шәрип Шәймиевның йорт-музее татарстанда гына түгел, Россиядә билгеле җәмәгать урыны. Бу музей күренекле шәхес- Татарстанның Беренче президенты, Россиянең Хезмәт Герое  Минтимер Шәймиевнең әтисе, хөрмәтле шәхес Шәрип Шәймиев тормыш юлын, хезмәтен һәм иҗтимагый эшчәнлеген яктырта, кунакларга милли тарихыбыз белән якыннан танышу мөмкинлеге бирә.

Моннан тыш, районда җәмәгать музейлары (клуб алдындагы музейлары) да уңышлы эшли. Алар төбәкне өйрәнү, этнография һәм техника юнәлешләрендә эшләп, мәдәни мирасны саклауга зур өлеш кертә. Бүгенге көндә мондый музейлар 30дан артык клуб учреждениесендә эшли.

Алар арасында аеруча игътибарга лаеклылары:

  • Чөгәнә авыл клубы

  • Иске Айман авыл мәдәният йорты (2нче кат тулысынча музей итеп җиһазландырылган)

  • Качкын авыл клубы

  • Усы авыл мәдәният йорты

  • Кыркаентүбә авыл клубы (аерым бинада)

  • Кәзкәй авыл мәдәният йорты

  • Уразай авыл мәдәният йорты

  • Күҗәкә авыл мәдәният йорты

  • Яңа Әлем авыл мәдәният йорты

  • Әнәк авыл клубы

  • Иске Кормаш авыл мәдәният йорты

  • Чуракай авыл мәдәният йорты

  • Иске Байсар авыл клубы (аерым бинада)

  • Чишмәбаш авыл клубы

  • Иске Сәфәр авыл мәдәният йорты

  • Иске Кадермәт авыл клубы

Әлеге музейлар авыл халкының тарихын, гореф-гадәтләрен, хезмәт традицияләрен саклап, яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә зур роль уйный.

Актаныш районындагы музейлар челтәре – ул үткән белән бүгенгене тоташтыручы күпер, милли үзаңны ныгытучы һәм мәдәни мирасны саклаучы әһәмиятле рухи үзәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев