14 апрельдән Татарстанда янгынга каршы сезон игълан ителде
14 апрельдән Татарстанда янгынга каршы сезон игълан ителде. Ул 11 майга кадәр дәвам итә.
14 апрельдән 11 майга кадәр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәк. Әлеге кагыйдәләр гади, аларны үтәү зур көч таләп итми. Урманда, аланнарда, басу һәм болыннарда кипкән үләнне яндыру катгый рәвештә тыела. Кабызылган шырпы яки тәмәке төпчеген ташламагыз.
Язгы кыр эшләрен башкаручы механизаторларга да игътибарлы булырга кирәк. Майланган, бензин, керосин яки башка ягулык матдәләр сеңдерелгән сөртү материалларын теләсә кайда калдырырга ярамый.
Двигатель эшләп торганда ягулык салу, шулай ук андый машина янында тәмәке тарту, ачык ут куллану тыела.Бу чорда барыбыз да аеруча игътибарлы һәм уяу булырга тиешбез. Җирлектә төтен яисә янгын күрәсез икән:
Шулай ук әлеге номерларны да белеп торыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев